Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сара Садыйкова Куныркаем - бәхет илемдә (+фото)

Үзгә, соклангыч итеп оештырылган Белем бәйрәменнән әле санаулы гына көннәр үтте. Ә мәктәбебездә инде янә зур тәрбияви чара - өлкән буын вәкилләре белән очрашу кичәсе.

Бу көнне безгә кунакка халкыбызның моңлы сандугачы булган мәшһүр композиторыбыз Сара апа Садыйкованың кызы Әлфия апа Айдарская, райондашларыбыз Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты, галим Азат абый Зыятдинов, ветеран укытучы Мәдинә апа Зыятдинова, "Шәһри Казан" газетасыннан журналист Зөлфия Хәлиуллина һәм авылыбызның аксакалы Хәмит абый Гәрәевләр килде.

Сәхнә түренә "Якты язмыш биргән җирем" дигән сүзләр юкка гына язылмаган. Әлеге очрашуның төп сәбәпчесе - моннан берничә дистә ел элек Сара апа белән шагыйрь Самат ага Шакирларның уртак иҗади җимешләре булган "Куныркаем - бәхет илем" җыры. Шул чорларда колхоз рәисе булган Хәмит ага Гәрәев Сара Садыйкова белән бәйле истәлекләрен уртаклашты. Шәхси архивында сакланган Сара апаның чыгышы яздырылган аудиозманы барыбыз да зур кызыксыну белән тыңладык. Ә кунагыбыз Азат абыйның Таузар авылына багышлап язылган шигыренә Сара апа җыр язган икән. Мәдинә апаның да истәлекләр белән беррәттән балаларга җиткергән теләкләре бик үтемле булды. Шулай ук мәктәбебезнең ветеран укытучысы Фәймә апа Зәкиеваның бәйрәмебез сәбәпчеләренә багышлап язылган шигырьләре кичәне тагын да ямьләндерде. Әлеге кичәдә Әлфия апа Айдарская, әнисенең эшен дәвам итеп, аның җырларыннан торган яңа җыентыкны бастыру бәхетен безнең белән уртаклашты. Шактый өлкән яшьтә булган Әлфия апаның башкарган олы хезмәте, һәр сүзеннән бөркелеп торган тәрбиялелеге, халкыбызга мәхәббәте, кешеләргә ихтирамы гына түгел, үз-үзен тотышы да зур соклану тудырды. Унынчы дистәсен ваклаучы әлеге апада танылган балерина чалымнары бүген дә саклана. Кичәнең беренче өлешендә укучылар башкаруында С. Садыйкова иҗат иткән "Җидегән чишмә", "Сусау" кебек танылган җырлар презентацияләрдәге истәлекләр белән үрелеп барды. Әлеге чараны үткәрүгә 11 нче сыйныф укучылары бик җаваплы карады.

Һәр җыр, бию, һәр сөйләнгән сүз быел лаеклы ялга киткән педагог - оештыручы Гөлнур Хәбибуллина һәм эстафетаны кабул иткән Гөлнара Зиннәтуллиналар тарафыннан оештырылды.

Һәр ноктасына кадәр ныклап уйланылган әлеге кичә безнең күңелләрдә, һичшиксез, әле озак сакланыр.

Г. Закирова,
Куныр урта мәктәбенең
татар теле һәи әдәбияты
укытучысы.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250