Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сату иттек көн буе, ди тәрбиячеләр (+фото)

5нче номерлы "Сөенеч" балалар бакчасы районда узган ярминкәдә бик матур сату итте.

Аллаһы Тәгалә: "Сораганга бирермен" дигән бит, без дә бик теләдек һәм ул бирде: нинди матур, чып-чын алтын көзнең бер кояшлы рәхәт көнен! Районыбызның үзәгендә көзге ярминкә гөрләде. Әйе, бай да инде безнең Балтачыбыз: бәрәңге дисеңме, кәбестә... пешкән татлы камыр ризыклары, тана, тавык итләре, ыслаган балыклар, ул балның нинди генә төре юк... санап бетермәслек сый-нигъмәтләр белән тулган иде үзәгебез.

5нче номерлы "Сөенеч" балалар бакчасы да читтә калмады бу ярминкәдән: үз бакчабызда үстергән кәбестә, кишер, суган, кабачкилар һәм башка төр яшелчәләр белән горурланып, сату итәргә чыктык. Чын уңыш бәйрәме иде бу!

Тырышып, булсын дип яшик, хөрмәтле райондашлар, һәрберебезнең өстәлләребез сый-нигъмәт белән тулган бит, шөкер итик, тормышның кадерен белик.

Гөлназ Шакирова,
5нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250