Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сау бул, бакча

Тәрбиячеләребез Рузилә Зөфәр кызы һәм Гөлназ Госман кызы нәни сабыйларыбызны үз балаларыдай якын күрделәр

Әниләрдәй җан җылысы белән балаларны өзелеп сөюче, чын йөрәк-тән янып йөрүче, кем ул? Әлбәттә инде, безнең яраткан тәрбиячеләребез. Тәрбияче — ул балаларның кечкенә шатлыкларын да уртаклашучы, аңлаучы һөнәр иясе.

2018 елның июле. Безнең нәни балаларыбыз беренче тапкыр тәүге адымнарын атлап, бакчабызга килделәр. Тәрбиячеләребез Рузилә Зөфәр кызы һәм Гөлназ Госман кызы нәни сабыйларыбызны үз балаларыдай якын күреп, каршы алдылар. Һәрчак балаларыбызга җан җылысын, тәмле телләрен кызганмый алар. Әдәпле, ярдәмчел, акыллы булсыннар өчен дә күп көчләрен куялар, матур сөйләм телләренә өйрәтәләр. Укырга, язарга, мисаллар чишәргә, дәресләрдә рәсем, пластилиннан төрле-төрле әйберләр ясарга өйрәнделәр. Биергә дә, җырларга да булдыралар безнең балаларыбыз. Районыбызда үткән чараларда да, конкурсларда да бик теләп катнашалар. 

Балаларның күңел дөньясын аңлап, аларның иҗади сәләтләрен күрә һәм үстерә белүегез — сезнең зур тырышлык нәтиҗәсе. Сезнең хезмәтегезгә, сабырлыгыгызга без һәрчак сок-ланабыз.

Айлар, еллар үтәр...Ләкин бакчабызда сезнең белән үткән матур балачак мизгелләре беркайчан да онытылмас. 

Чыгарылыш төркем әти-әниләре исеменнән Лилия Газыймова, Норма авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев