Сау бул, мәктәп, исәнме, зур тормыш! (+фоторепортаж)
1609
0
Узган атнада «Сабантуй» ял паркында районның чыгарылыш кичәсе гөрләде
Чыгарылыш. Яшьлекнең иң беренче олы бәйрәме. Вәгъдәләр бирү, рәхмәтләр белдерү, үткәнне искә алу һәм киләчәкне күзаллау, бер-береңә соклану һәм котлаулар кабул итү көне.
Быел районыбыз мәктәпләрен 147 укучы тәмамлады. Шуларның 31е алтын медальгә лаек булды. Балтач һәм Карадуган гимназиясе, Урта Көшкәт мәктәбеннән берешәр укучы имтиханнарны 100 баллга тапшырды. Шулай ук 90 һәм аннан да югары баллга имтихан тапшыручы укучыларыбыз да шактый.
Алда чыгарылыш укучыларын яңа тормыш юлы көтә. Район башлыгы Рамил Нотфуллин әлеге юлның уңышлы һәм сикәлтәсез булуын теләде.
– Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары! Бүгенге истәлекле көнегез белән чын күңелемнән котлыйм. Мәктәп еллары сезнең тормышыгызда иң истәлекле, кадерле, бәхетле еллар булып истә калсын. Алда сезне якты хыялларга бай, зур һәм мавыктыргыч тормыш юлы көтә. Киләчәктә дә әти-әниләрегезне, укытучыларыгызны сөендереп тормыш юлыннан лаеклы атлагыз! Сез – районыбызның өметле киләчәге! Назлап-кадерләп үстергән әти-әниләрегезгә, мәктәп елларында, имтиханнарда зур таяныч булган укытучыларыгызга зур рәхмәт! Районыбызның яшәеше, киләчәге өчен горур атлаучы яшьләр булырсыз дип ышанам. Өмет-хыялларыгыз чынга ашсын, ак юллар сезгә! – диде ул чыгарылыш укучыларына мөрәҗәгать итеп.Медаль алучыларны, Бердәм дәүләт имтиханнарында 90 һәм аннан югары баллар җыючыларны, спорт һәм мәдәният тормышында, волонтерлык һәм балалар хәрәкәтендә, гомумән, районыбызның барлык чараларында да активлык күрсәткән балаларны сәхнәгә чакырып тәбрикләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев