Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сау бул, Мәктәп, сине онытмабыз...(+фоторепортаж)

Чыгарылыш кичәсенең зур өлеше имтихан нәтиҗәләрен барлау иде...

Чыгарылыш. Яшьлекнең иң беренче олы бәйрәме. Вәгъдәләр бирү, рәхмәтләр белдерү, үткәнне искә алу һәм киләчәкне күзаллау, бер-береңә соклану һәм котлаулар кабул итү көне. 
Балтач районының 2018нче елгы чыгарылыш кичәсе 28нче июнь көнне район мәдәният йортында узды. Иң истәлекле көндәге сагыш һәм шатлыкларын бер-берсе белән бүлешү өчен районның барлык чыгарылыш сыйныф укучылары бергә җыелган иде. 
Балтач районы мәктәпләре быел 190 укучысын озатып җибәрде, аларның 32се алтын медальгә ия булды. Араларыннан узган ел район башлыгы грантын откан Балтач гимназиясе укучысы Лилия Мәхмүтова чыгарылыш сыйныф укучыларын баркайчан да бирешмәскә өндәде: “Хәзер сезгә меңләгән мөмкинлекләр һәм меңләгән юллар ачык. Шулардан дөресен сайласагыз иде! – диде ул. – Бу ЕГЭның ахыр чиктә сезнең тормышта булачак сынауларның иң авыры булып калуын телим!”
Чыгарылыш кичәсенең зур өлеше шул имтихан нәтиҗәләрен барлау иде. Ни дисәң дә, ЕГЭ укучыга (укучыга гына да түгел) бик зур йогынты ясый – моны исәпкә алмый мөмкин түгел. Балтач районы укучыларының имтиханнарда җыйган уртача баллары республиканың уртача балларыннан югарырак икәнлеге искәртеп үтелде, югары балл җыючылар рәхмәт хаты белән бүләкләнде. 
Чыгарылыш сыйныф укучыларын әти-әниләр, класс җитәкчеләре белән беррәттән ТРның төзелеш һәм архитектура дәүләт экспертизасы идарәсе җитәкчесе Салихов Мәҗит Хаҗип улы, Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Шакиров Рамил Илдус улы, аның урынбасары Гайнетдинов Илһам Фидаил улы һәм КНИТУ-КАИның компьютерлар технологиясе һәм информация саклау институты директор урынбасары Гыйзәтуллин Зиннур Марсель улы да котлады.
“Туган мәктәбегезне, авылыгызны, районыгызны онытмыйча, киләчәктә игелекле һәм җәмгыятькә файдалы кешеләр булып, районыбызның данын тагын да еракларга җиткерәчәгегезгә, илебезнең лаеклы кызлары һәм уллары булачагыгызга ышанып калам,” – диде Балтач районы башлыгы Нотфуллин Рамил Рашит улы. 
Концерт тәмамлангач, кичәге укучылар күккә шарлар (ә алар белән бергә, алып баручылар әйткәнчә, балачакларын да) очырды. Караңгыга чаклы дискотекада биеп һәм бергә уеннар уйнап Балтач районының 2018нче елгы чыгарылышы мәктәп еллары белән мәңгелеккә саубуллашты. 


Миләүшә Халикова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәктәп