Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сайлаган һөнәре якты нур калдыра

"Бик урынлы булган әлеге бүләк”, диделәр...

Мәгънәле тормыш юлы үткән, һәрвакыт үз фикере, әйтер сүзе булган кешегә карап, кайчак көнләшеп тә куясың. Бигрәк тә аның эш гамәлләре макталып, башкаларга үрнәк булса. Рафис Хәбибелхак улы Хәкимов нәкъ менә шундыйлардан. 
Быел район мәдәният үзәгендә узган укытучылар көнендә бик күп мөгаллимнәр район һәм республиканың Рәхмәт хаты, Мактау таныклыгы белән бүләкләнү өчен сәхнәгә күтәрелде. Алар арасында Рафис Хәкимов та бар иде. Шул вакыт янәшәмдә утырган яшь укытучылар да, өлкәнрәкләре дә бер авыздан: “Рафис Хәбибелхакович бик хөрмәтле кеше инде ул, бик урынлы булган әлеге бүләк”, диделәр. Чыннан да, хөрмәт, игътибарга бик лаеклы укытучы ул. Рафис Хәкимов озак еллар Кече Лызи урта мәктәбе директоры булып эшләде, бүген исә Сосна мәктәбендә укыта. Шул ук вакытта район «Әтиләр союзы» оешмасы рәисе урынбасары булып тора. 
Гомере буе балаларга белем биргән, мәктәп дип янып яшәгән, үзе дә гаиләсендә үрнәк әти булган Рафис Хәкимовның районда гаилә, әти-әни, бала мәнфәгатьләрен яклау юнәлешендә башкарган эшләре дә мактауга лаек. Ә үзе бу хакта мактанып сөйләргә яратмый, бары зур тыйнаклык белән: 
– Әлеге чараларны дәвамлы итсәк, күпме матур нык гаиләләр, үрнәк әтиләр, тәртипле балалар булыр иде, - ди. 
“Сайлаган һөнәрең хәтердә җуелмас якты нур калдырырлык матур да, рәхмәтле дә булсын өчен нишләргә? Укытучыларга хас иң мөһим сыйфатлар нинди?” дигән сорау бирсәләр, мин һич икеләнмичә Рафис Хәбибелхакович кебек булырга кирәк дияр идем. Балаларны ихластан ярату, зирәклек, намуслылык, таләпчәнлелек аның хезмәтенең төп девизы. Шуңа да коллективта ул хөрмәтле хезмәттәш, укучылары өчен остаз һәм үрнәк, ә гаиләсе өчен ныклы тыл, балалары өчен кадерле әти булып бик бәхетле тормышта гомер кичерә. 

автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укытучы