Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сөенче! Балтачта 3нче номерлы бакча яңара

Бүгенге көндә бистәбезнең 3нче номерлы балалар бакчасы танымаслык булып үзгәрде һәм бу бик күңелле хәл.

Чөнки әлеге тәрбия учагы моннан 40 ел элек төзелгән булган һәм әлегәчә биредә мондый төр төзекләндерүләр башкарылмаган.
Балалар бакчасының үзе һәм андагы үзгәрешләр белән мөдир Гөлфәмә Фаильовна таныштырып йөри. Группалар җылы, якты, күзләргә рәхәтлек бирә торган нинди генә төсләр кулланылмаган төркемнәрне бизәгән вакытта, ә иң мөһиме балалар өчен бөтен шартлар тудырылган. Алар мәш килеп яңартылган почмаклардан файдаланып, җылытылган идәннәрдә рәхәтләнеп уйныйлар. Эх... бер генә кайтасы иде дә балачакка, йөрисе иде шушындый бакчада. Монда бит бөтен нәрсә заманчалаштырылып, балалар өчен дип эшләнгән.
Дәүләт программасы ярдәмендә эшләнәчәк әлеге капиталь ремонт хакында беренче тапкыр әти-әниләр белән сөйләшүдән үк алар аңлашып эшкә керешкәннәр. Һәм әти-әниләр бакча коллективының гына түгел, ә төзүчеләрнең дә уң куллары булып, кем ничек ярдәм итә алган шулай булышкан. Дөрес, бүген инде бакча гөрләп эшли, ләкин әлегәчә монда төзелеш тәмамланмаган. Соңгы штрихка кадәр фасад, отмостка һәм ике зур веранда ясап куярга планлаштыралар. Тышкы якны биредә балалар бакчасы булуын кычкырып торырлык итеп төрледән-төрле төсләрдән эшләгәннәр һәм шуның белән ул уңышлы килеп тә чыккан.
Бакча территориясеннән үк үзенә җәлеп итә. Биредә төрле әкият геройларыннан тыш композицияләр дә уңышлы эшләп куелган. Үзләренең генә кечкенә мәчетләре дә бар. Анысы мине бигрәк тә гаҗәпләндерде. Балалар шуның үрнәгендә мәчетнең нинди изге урын икәнен кечкенәдән үк белеп һәм төшенеп үсә. Бакчаның эченә үтәбез, биредә икенчел калдыклардан ясалган «Акыллы ябалак» каршы алды мине, шулай ук башка төр эшләнмәләр дә үзеннән-үзе нинди мохиткә кереп китүне күрсәтерлек. Стеналарга төрле Мактау таныклыклары, грамоталар, дипломнар, рәхмәт хатлары беркетелгән. Ә бит алар бакча эшчәнлегенең төп бәяләмәсе булып торалар. Район, республика күләмендә нинди генә конкурс булса да бакча хезмәткәрләре читтә калмый.
Җитәкченең һәрбер эштә алга омтылуы коллективны да аның артыннан барырга этәрә һәм шуның нәтиҗәсендә җиңүләр килә. «Эко-мәктәп» халыкара программасында уңышлы катнашып, экология, табигатебезне саклауда зур өлеш кертүләре белән алар «Яшел флаг»ка лаек булып, бүгенге көндә дә әлеге юнәлештә актив эш алып баралар.
«Йолдызлык» фестивале, «Ел тәрбиячесе» конкурсы, «Яшел ут» бәйгесе һәм башка чараларда төрле урыннар яулау алар өчен шатлыклы вакыйга булса, шулар нәтиҗәсендә ирешелгән иң зур сөенечләре ул 2015 елда откан грантлары. Әлеге җиңү белән аларга 500 мең сум акча бирелеп, бу акчалар балалар өчен уен почмаклары һәм кием шкафлары яңартуга тотылган. Әздән генә тотынып, җайлап-җайлап башкарылган эшләре бүгенге ремонтларына алып килеп җиткерә дә инде аларны.
Учреждение коллективы да, балалар, аларның әти-әниләре дә биредәге үзгәрешләргә сөенеп туя алмый. Аларны аңларга да була. Көтеп алынган ремонттан соң, балалар бакчасында тагын да яктырак, уңайлырак бит. Эчке бүлмәләргә отделка ясалган, сантехника алыштырылган, түбә ремонтланган, пластик тәрәзәләр, ишекләр куелган, шулай ук идәннәр җылытылган, җиһазлар яңартылган, санитар кагыйдә һәм нормаларга туры китерелеп кухня җиһазландырылган. Ә ремонтның эчке өлешендәгесенә соңгы ноктаны бакча хезмәткәрләре үзләре ясаганнар. Алар коридорларны, төркемнәр өчен бүлмәләрне бизәп куйганнар. Бу эшләрдә, әлбәттә инде, җитәкченең роле бик зур.
«Коллективымнан уңдым, бер-беребезне ярты сүздән үк аңлыйбыз. Район җитәкчелегенең дә ярдәме зур булды, рәхмәт аларга», - ди балалар бакчасы мөдире Гөлфәмә Фаильовна. Ә әлеге бакчада ремонт эшләре башкаручы «Строймастер» оешмасының төзелеш мастеры Ринат Кәримов коллективның бердәм булуына рәхмәтләрен ирештерде.
Әлеге сүзләрдән соң аңлашып эшләүгә ни җитә соң, дигән уй туды күңелемдә. Ике як та бер-берсенә бары рәхмәтле, чөнки чыннан да алар эшнең башыннан балаларның тәрбиясен иң уңай һәм иң яхшы шартларда булырга тиеш дигән бер максат белән алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250