Сөенеч арты сөенеч. Без тагын беренче! (+фото)
Балтач гимназиясенә бер-бер артлы ишелеп шатлык-сөенечләр килде.
Район күләмендә Гран-прига лаек булган Балтач гимназиясенең 7 а сыйныфы ата-аналар комитеты Сабада узган "Тату сыйныф серләре" республика конкурсының зона этабында да беренчелекне яулады.
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Раушания Ильдусовна: "Бер нәтиҗәне көткәндә, икенче зур уңышны хәбәр иттеләр. Бик дулкынландыргыч шатлыклы уңышларга бай көн булды" дип тәэсирләре белән уртаклашты.
Исегезгә төшерәбез: кичә Балтач гимназиясенең 9 а сыйныфында белем алучы Зәйнәб Нигъмәтҗанова чемпион исеменә лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев