Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

“Сөенеч” бакчасында балалар тәҗрибәләр ясыйлар

Нәрсә соң ул һава, ул нинди була, аны күрергә, тотып карарга мөмкинме кебек берсеннән-берсе кызыклы сорауларга җаваплар эзләгәннәр һәм һаваның үзенчәлекләре турында “яңалыклар ачканнар”.

Балтач бистәсенең 5нче номерлы “Сөенеч” балалар бакчасында төрледән-төрле шөгыльләр үкәрелеп кенә тора. Менә – 29 март көнне зурлар төркеменә йөрүче балалар тәрбиячеләре Рания Шәймөхәммәтова белән әйләнә-тирәне өйрәнү шөгылендә һаваның сыйфатларын өйрәнгәннәр.

Нәрсә соң ул һава, ул нинди була, аны күрергә, тотып карарга мөмкинме кебек берсеннән-берсе кызыклы сорауларга җаваплар эзләгәннәр һәм һаваның үзенчәлекләре турында “яңалыклар ачканнар”.

Балалар җитәкчеләре ярдәмендә берничә тәҗрибә үткәреп караганнар. Сулы стаканнарга таякчыклар тыгып өреп, шарчыклар чыкканын күреп сөенгәннәр, нинди процесс бару сәбәбен аңлатканнар. Икенче тәҗрибәдә полиэтилен капларны һава белән тутырганнар... Әлеге тема алга таба да тагын да тулыланачак, дип белдерде Рания Рөстәмовна.

Әлеге тәҗрибәләр балаларда тирә-якка, көнкүрештәге күренешләргә карата кызыксыну һәм игътибарлылык уята. Алар үзләре башкарган тәҗрибәләргә нигезләнеп, үзләре дә сизмәстән, сөйләм теле күнекмәләрен арттыралар, төшенчәләргә аңлатмалар бирергә, мөстәкыйль рәвештә фикер йөртергә өйрәнәләр. Мондый шөгыльләр бакчаларда ешрак үткәрелсен иде. Хәтта балалар өйгә кайткач та алган тәэсир-кичерешләре белән уртаклашып, гаилә әгъзаларын сөендерәләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар бакчасы