Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

"Сөенеч" балалары нигә сөенгән? (+фото)

 Бистәбезнең 5 нче номерлы “Сөенеч” балалар бакчасына йөрүче  нәниләр һәм тәрбиячеләребез “Нәүрүз” бәйрәмен гөрләттек!

Көтеп алган языбыз ниһаять килеп җитте, дип куанып , без  бистәбезнең 5 нче номерлы “Сөенеч” балалар бакчасына йөрүче  нәниләр һәм тәрбиячеләребез “Нәүрүз” бәйрәмен гөрләттек! Бик күңелле узды чарабыз:  кызыклы кунакларга, биюләргә, сюрпризларга бай булды ул. Соңа калган кышыбызны озаттык, зарыгып көткән языбызны  алкышлап каршы алдык без. Йөрәкләребезне җилкендереп, күңелле уеннар уйнатып Убырлы  карчык та кунакка килеп биетте, уйнатты безне. Ә без үз чиратыбызда бөтен килгән кунакларга  бик шат, шунлыктан без аны да игътибарыбыздан мәхрүм итмәдек, әбекәебезне тәмле нәүрүз коймагы белән сыйладык. Скоморохларыбыз күңелле биюләр биетеп, уеннар уйнатып безнең күңелләрне тагын да күтәрдлеләр. Ул көнне ишекләребез бөтен кунаклар да ачык иде. Без, әти-әниләр белән кулга кул тотынышып эшлибез, Аллага шөкер, шуна бу күңелле чарабызны  алар да күзәтергә, катнашырга, күңел ачырга килгәннәр иде. Төкле аягын белән языбыз, безгә тынычлык, муллык, кайгы-хәсрәтсез көннәр, шатлык-бәхет алып кил!!!

Гөлназ Шакирова

5 нче номерлы “Сөенеч” балалар бакчасы тәрбиячесе

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нәүрүз