Балтач бистәсенең 5нче номерлы "Сөенеч" балалар бакчасы коллективының иҗат концертыннан фоторепортаж тәкъдим итәбез.
Бәйрәм уңаеннан махсус әзерләнгән кичә бал-маскарадны хәтерләтте. Бакчага йөрүче һәр бала да сәхнәдә чыгыш ясады. Балалалр белән беррәттән тәрбиячеләр дә үзләренең җыр-моңга, биюгә булган осталыкларын күрсәттеләр.
Яңа уку елының 3 ай гына элек башланганын исәпкә алсак, бу санаулы вакыт эчендә яңа һөнәрләр, яңа җыр һәм биюләр, һәр чыгышка үзенчәлекле, берсеннән-берсе матур костюмнар әзерләнүен атап үтү - үзе бер тырышлык, олы хезмәт нәтиҗәсен күрсәтә.
Концерт тәмамлангач район мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә тәрбия буенча җаваплы җитәкчесе Гөлнара Нотфуллина коллективның осталыгын, матур чыгышларын югары бәяләде, олы рәхмәтләрен белдереп, шыгрым зал тулы әниләрне бәйрәм белән тәбрикләде.
"Сөенеч" балалар бакчасы балалары башкаруында "Губки бантиком" биюе
Нәфисә Зарипова_"Әниемә бүләккә" җырын башкара
"Шат күңелле бакалар" биюе
Энҗе Зарипова видеоязмалары
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев