Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

“Сөенеч” “Яңа ел могҗизасы” бүләк итте. Кемнәргә? (+фоторепортаж)

“Сөенеч” балалар бакчасы үзләренең нәниләренә “Яңа ел могҗизасы” бүләк иттеләр

Эх, сихерле, күз явын алырлык матур да инде бу кыш!!! Ап-ак, сихри итеп сурәтләнгән кар бөртекләре ,мамыктай кышкы юрган бөтен җиргә ничек җиткән бит, бөтен җирдә җем-җем итә төрле-төрле утлар, урамнар әкияттәгедәй бизәлгән, ә күңелдә балачактан калган Кыш бабай белән Кар кызыныннан киләсе бүләкләр, өстәл тулы сый-нигъмәтләр дисенме, яшенең дә картының да йөзеннән китмәс нәрсәдер өмет иткән серле елмаю дисенме....Эх....Бөтен кеше дә ярата шул матур әкиятне һәм шатлыклы, сөенечеле хәбәрләрне һәм тормыш мизгелләрен. 
Без бистәбезнең 5 нче номерлы “Сөенеч” балалар бакчасы үзебезнең нәниләребезгә “Яңа ел могҗизасы” бүләк итәргә булдык. Мәдәният йортына, бакчабызга йөрүче бөтен балаларны гаиләләре белән Яңа ел татмашасына чакырдык, бәйрәмне шушы гүзәл бинада зур итеп уздырырга уйладык. Безнең көткән өметләр чынга ашты Аллага шөкер, чын зур Яңа ел тамашасын гөрләттек. Кече залда сабыйларны чыршы тирәли, башта уйнаттык, шигыръләр сөйләттек, биеттек, зирәклекләрен тикшердек, ә аннары килгән кунакларны зур тамаша залына чакырдык. Гөрләттек Яңа ел тамашасын. Чын могъҗиза бәйрәме булды бу. Бәйрәмне Золушка әкиятеннән башладык. Балалар тын да алмыйча сихри әкияткә чумдылар. Әкиятебезне - принц , король белән дәвам итте. Ә инде, үзенең ярдәмче: тычканнары, гномлары, куяннары белән Фея пәйдә булгач, сабыйлар чын әкияткә чумдылар. Күңелләрне тагын да күтәреп җибәрде Убырлы белән Шүрәлебез, балалар бердә курыкмый аларның уеннарыннан чын күңелләреннән көлеп аларның әңгәмәсенә кушылып та утырдылар әле. Яңа елыбызның иң көткән кунаклары Кыш бабай оныгын Кар кызын да ияртеп килде, чыршыкайда утлар яңгач балалар чын бәйрәм рухын татыдылар.Буратинобыз ,тукталып калган Яңа ел минутларын якынайтырга ашыкты. Ә инде, нинди Яңа ел Ел символыннан башка үтә ди, әтәчкәй белән этебездә үз чыгышларыннан сабыйларны мәхрүм итмәделә. Яңа ел могъжизасы бик матур , гөрләп, чын дуслык, татулык атмосферасында узды. Сабыйларыбызда, аларны алып килгән әти-әниләр, әби-бабайларда, апалыры, абыйлары да бик кәнәгәтъ киттеләр тамашадан. Зурлап рәхмәтләрен әйттеләр, бездә бакчабыз коллективы, шул чын өйрәктән чыккан саф рәхмәт сүзләрен ишеткәч түккән көчебез зрәгә булмаган, уңышка ирешкәнебезгә, нәниләребезгә чын бәйрәм бүләк иткәнебезне аңладык. Районыбызның методисты Нотфуллина Голнара Фирдаусовна да тамашабызның кунагы иде. Ул да уңай бәя биреп, безнең тырышлыгыбызны аңлап, алдагы эшебездә түземлек, сабырлык, зур уңышлар теләп китте. Яңа елыбыз уңышларга бай булсын иде. Амин. Өстәлләребез мул, тормышыбыз тыныч, саулыгыбыз нык, якыннарыбыз яныбызда булсын иде. Бер гаиләгә дә бала кайгы хәсрәте күрергә язмасын . Эх, Яңа ел сагынып көттек сине ел буе.... 


Гөлназ Шакирова 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чыршы бәйрәме