Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Сөенеч”тә бәйрәм. Кунакка кемнәр килгән? (+фото)

“Бал кортлары” әниләргә балдай татлы бүләк ясадылар-бәйрәм оештырдылар

Дөньяда иң яхшы әни, 
Беләсезме , кемнеке?! 
Белмәсәгез үзем әйтәм, 
Ул әни бит - минеке! 
Әйе, һәрбер балага үз әнисеннән дә яхшы әни юктыр. Бала өчен әнисе иң әйбәте, олы хәзинәдер. Иң яхшы әни минеке....Һәрбер әнигә дә бу сүзләрне ишетергә насыйп булсын иде. Карынынында зарыгып көткән нарасыйны бар икәнен белгәннән алып чәчләренә чал кергәнчегә, актык сулышына хәтле. 
Әни сүзе олы сүз, аның эченә бөтен дөньяның җылылыгы, назы, сабырлыгы, йомшаклыгы сыйган. Караңгы төндә әни ай, суык көннәрдә әни җылылык, авыртканда әни шифа, кайгы килгәндә әни юаныч, сабырлылык беткәндә әни илаһи бер көч һәм изге, керсез күңелле, олы җанлы тормыш маягы бит ул. 
Без Балтач бистәсенең 5 нче номерлы “Сөенеч” бакча балалары, уртанчылар төркеме өзелеп сөйгән әниләребезгә “Әнием күз нүрым” дигән кичә оештырдык. Сабыйлар әниләренә багышланган, җырларын, шигырьләрен бик теләп, дулкынланып тыңладылар, сабыйларның янып торган күзләрен, эчкерсез күңелләреннән сөйләнгән шигырьләрен, җырларын тыңлап, балаларның, әниләренең күзләреннән, күзләрен алмыйча бирелеп сөйләгәннәрен күреп бик сөенеп , тын да алмыйча кабул итеп алдылар. Нарасый сабыйларыбыз бик матур биюләр биеделәр, театральләштергән әкият куйдылар, инглиз телендә “Әнием” дигән җыр башкарып әниләрне таң калдырдылар. Кичә ахырындагы “Бал кортлары”быз әниләрне үзләренең әзерләнгән сюрпризлары белән шатландырдылыр. Кичәдә әниләрне дә “Тапкырлар һәм зирәкләр ” кокурсларында катнаштырып көч сынаштырдык. Моңаеп утырырга вакыт булмады. Балалар җиң сызганып әзерләгән бәйрәмне әниләргә сабыйлар бик татлы итеп тапшырдылар. Гомер буе бу сабыйлар әниләрнең кадерләрен белеп татлы телле булып яшәсеннәр. Әниләребезнең хәер-фатихасын алып яшәргә насыйп булсын һәммәбезгә дә. Алар исән чагында матур, тәмле, җылы, назлы сүзләрне әйтергә онытмыйк.! “Әни күңеле балада, бала күңеле далада”, ди татар әйтеме, әйе күп чакта тормыш ыгы - зыгысы белән уйларыбыз әллә кайларда далада, тормыш артыннан куып уза шул, онытып җибәрәбез әниләрне. Җәннәт әниләрнең аяк астында,ди, шуны онытмасак иде! 


Гөлназ Шакирова

5нче балалар бакчасы тәрбиячесе 

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әниләр көне