Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Серләр чишелде (+фоторепортаж)

Мәктәп белән гаиләнең бер юлдан атлавында төп рольне исә сыйныф җитәкчесе уйный. Сыйныф җитәкчесе – сыйныфта тәрбия эшен оештыручы, баланы һәрьяклап үстерүче, укучы тормышында иң мөһим роль уйнаучы шәхес.

Тәрбия эше уңышлы һәм нәтиҗәле барсын өчен гаилә, мәктәп һәм җәмәгатьчелекнең алып барган тәрбияви чаралары да бер-берсенә теләктәш булырга тиеш. Заман алга барган саен җәмгыятьтәге яңарышны тоеп, анда үз урынын таба алырлык һәм иҗади үсешкә ирешкән чын кешеләр тәрбияләү укытучылар һәм ата-аналардан, бердәмлек һәм тәрбия эшендә яңа алымнар сорый.

Шушы максатларда 2018-2027нче еллар Россия Президенты Указы белән балачак унеллыгы итеп игълан ителде. Шуның кысаларында “Нык гаилә” дип исемләнгән Бердәм Россия партиясенен федераль проекты тормышка ашырыла башлады. Шулай ук өченче ел рәттән республика күләмендә Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан “Тату сыйныф серләре” исемле ата-аналар комитетларының республика конкурсы да үткәрелә. Бәйгенең максаты: белем бирү оешмаларында тәрбия бирү эшчәнлеге белән тыгыз элемтәдә торучы ата-аналар комитетларын ачыклау һәм алдынгы эш тәҗрибәләрен популярлаштыру.

Узып баручы атнада район мәдәният үзәгендә әлеге ике зур чараны берләштергән форум-фестиваль узды.

Чара барышында район мәктәпләренең бәйге кысаларында әзерләгән күргәзмәләрен, һәр номинация буенча иң отышлы дип табылган ата-аналар комитетларыныңчыгышларын күрә алдык. Газетабызда ике зонада үткән район этабы хакында яктырткан идек инде.

Быел башка еллардан аермалы буларак, барлык мәктәпләр район сәхнәсендә очрашты. Монысы тәҗрибә уртаклашу, башкаларныкын үрнәк итеп кую, коллегаларның хезмәтләре белән танышу өчен кирәк иде, дип аңлатты оештыручылар. Чара барышында шулай ук һәр номинация буенча җиңүчеләрне дә тәбрикләделәр. Иң-иңнәрне котлар өчен сәхнәгә күтәрелгән район башлыгы Рамил Нотфуллин, прокурор Айрат Низамиев, үзәк хастаханәнең баш табибы Газинур Дәүлиев, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева әлеге проектның матур башлангыч алып, уңышлы гына тормышка ашырылуы һәм дөрес кыйблада булуын ассызыкладылар.

Чыгышлардан күренгәнчә, мәктәп, бала, ата-ана бер-берсеннән аерылгысыз тулы бер системаны хасил итә. Баланы инсафлы, әдәпле, мәрхәмәтле, белемле, җәмгыятькә файдалы шәхес итеп тәрбияләү – мәктәп белән гаиләнең изге бурычы. Ике як бердәм эшләгәндә генә зур нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Мәктәп белән гаиләнең бер юлдан атлавында төп рольне исә сыйныф җитәкчесе уйный. Сыйныф җитәкчесе – сыйныфта тәрбия эшен оештыручы, баланы һәрьяклап үстерүче, укучы тормышында иң мөһим роль уйнаучы шәхес.

Балтач гимназиясенең 7 а сыйныфы ата-аналар комитетының район күләмендә Гран-прига лаек булуы турында хәбәр иткән идек инде. Алар Сабада узган "Тату сыйныф серләре" республика конкурсының зона этабында да район данын горур яклаган, үзләрен максатчан, көчле команда икәнлекләрен раслап беренчелекне яулады. Җиңүчеләр алдында тагын да зур бурыч – Казанны яулау! Уңышлар телибез аларга!

Дөньяны матурлык коткара дигән бер акыл иясе. Дуслык, татулык дип тә өстәр идем мин. Чыннан да, дуслык, татулык дөньядагы күп уңышларның нигезе, шул исәптән мәгарифтә дә...

Фото, видео: автор


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Нык гаилә” һәм “Тату сыйныф серләре”_1
Нык гаилә” һәм “Тату сыйныф серләре”_2
Нык гаилә” һәм “Тату сыйныф серләре”_3
Нык гаилә” һәм “Тату сыйныф серләре”_4

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тату сыйныф серләре