Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сез инде хәзер зурлар.

Балтач урта мәктәбенең 9 сыйныф җитәкчеләре укучыларын котлый.

Кадерле укучыларыбыз!

Бүген сезнең тормышта  – күңелле дә, моңсу да көн. Һәм ул башка бер тапкыр да кабатланмаячак. Канат яргач, кошлар да оясыннан очып китә. Бүген сез дә шул кошлар хәлендә.9 ел укып, шактый белем-тәҗрибә тупласагыз да, әти-әниләрегез һәм укытучылар сезнең өчен борчыла.  Шул ук вакытта бу сезнең иң гүзәл чорыгыз да. Сезнең алда якты киләчәк, өметләр, төсле хыяллар. Инде алдагы тормышыгызда юлдаш булырлык һөнәр сайлагансыздыр. Үзегез теләгән белгечлеккә укырга язсын сезгә! Кем генә булсагыз да, кайда гына эшләсәгез дә, сезне тәрбияләүгә бар көчен куйган әти-әниләрегезне, белем биргән укытучыларны, балачактан җитәкләшеп үскән сыйныфташларыгызны онытмагыз. Тормыш юлы бик катлаулы һәм тайгак. Шул юлны абынмыйча, сөртенмичә узу - бары үзегездән тора. Сез инде хәзер зурлар. Һәр адымыгызны үлчәп атлап, максатларыгызга юл ярыгыз, теләкләрегезгә ирешегез! Хәерле юллар сезгә,балалар!

                                                                                                                          Нурия Котдусовна.

Кадерле укучыларым! Сез киләчәккә зур планнар корып, мөстәкыйль тормыш юлына аяк басу алдында торасыз. Тормыш юлыгызның һәр бите иҗади эзләнүләр, намуслы хезмәт җиңүләре белән бизәлсен. Канатлы теләкләрегез сезне һәрчак алга әйдәп торсын, тагы да кыюрак атларга чакырсын! Кайда гына белем алсагыз да, нинди генә уңышларга, дәрәҗәләргә ирешсәгез дә, чишмә башыгызны: белем йортыгызны, дусларыгызны, үзегезне тәрбияләп үстергән әти-әниләрегезне, укытучыларыгызны, алар алдында җаваплы кешеләр икәнлегегезне бервакытта да онытмагыз! Хәерле юл сезгә!

Сезне яратып, Резеда Рафаэлевна.


Кадерле укучылар! Киләчәктә тормыш юлыгызда тел ачкычы, тапкырлык, зиһенлелек, тәүфыйк юлдаш булып, туплаган гыйлемнәрегезнең файдасын күреп, иминлектә яшәргә язсын!

Люция Ильдусовна.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев