Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сез – хөрмәтле кешеләр (+фото)

Күп җырланды инде сезнең исем  Зур әдипләр шигырь юллады. 

Сез – хөрмәтле кешеләр 
Күп җырланды инде сезнең исем 
Зур әдипләр шигырь юллады. 
Ә минемчә, һаман аздыр кебек 
Языйм әле мин дә уйларны. 
Тәрбияче, әти-әни дә Сез 
Үтә сабыр, тыйнак, түземле 
Кирәк чакта кырыс, ачулы да, 
Ә шулай да бик тә кадерле. 
Баш имичә мөмкин түгел Сезгә. 
Ник куймыйлар икән һәйкәлләр?! 
Укытучым! Сез чишмәнең башы. 
Бу сүзләрне күпләр әйтерләр. 
Атлап кергән сабый бусагадан 
«Апа!» - диеп Сезгә эндәшә. 
Матур язу, укый белү белән 
Ул тормышны Сездән өйрәнә. 
Мәртәбәле галим буласыңмы, 
Инженермы яки төзүче. 
Кем булсаң да, әвәл кирәк әле 
Башлап сиңа белем бирүче. 
Рәхмәт сүзе җиткерә алмас, 
Тапшырырга ихлас бүләкне. 
Игелекле хезмәт кешесе Сез 
Ходай бирсен олы бүләкне! 


Регина Галиәхмәтова 
Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев