Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сез салган «эз»ләр

Рәхмәтлебез...

Бүген минем укытучылар хакында сөйлисем килә. Тапкансың әйтер сүз, дип уйлап куйганнардыр кайберәүләр. Күпме сүзләр әйтелеп, күпме җырлар җырланган инде укытучылар хакында. Укытучы балага гыйлем бирүгә күпме көчен түгә, укучысы иртәгә имтихан бирәсе дигән төнне йокысыз уздыра. Ул гыйлем балага тормышта кирәк буламы, юкмы? Ләкин мәктәп программасы таләп итә. Әле мәктәп программасына кертелмәгән фән дә бар бит, тормыш итү, яшәргә өйрәтү фәне.

Авырлык килсә, нәрсә эшләргә? Ахыры, башы күренмәгән бәхәсне ничек туктатырга? Башлаган эшең уңай төгәлләнсен өчен нидән башларга? Һәм башка мең дә бер сорауга кайсы дәрестә өйрәнергә? Бу яктан безнең районның башкалардан зур өстенлеге бар. Бездә менә инде 20 елдан артык әхлак дәресләре укытыла. Аллаһның рәхмәте белән, Җәлил хәзрәтнең башлангычын район җитәкчелеге, мәгариф бүлеге дә күтәреп алалар. Ләкин җитәкчелекнең күтәреп алуын куәтләргә укытучылар да кирәк бит әле! Менә бүген минем аларның икесе хакында әйтеп узасым килә. Чөнки алар икесе дә минем укытучыларым. Алар икесе дә быел күркәм юбилейларын каршылыйлар. Берсе – Арбаш авылында гомер итүче Илфира апа Фатыйхова, икенчесе – Карадуган авылында гомер итүче Мәдинә апа Зыятдинова. Икесе дә Карадуган мәктәбендә эшләп лаеклы ялга чыккан укытучылар. Яхшы укытучылар. Әхлак дәресләре укытуга да алар беренчеләрдән булып алыналар. Эшкә нәкъ менә аларның алынуы эшне җиңеләйтә дә инде. Программа төзү, методик яктан эшкәртүгә аларның гомер буе укытып туплаган тәҗрибәләре ярдәм итә. Әле бит үзләренә дини гыйлемне өйрәнергә кирәк. Ял көннәрендә алар Казан мәчетенә барып гыйлем өстиләр. Гарәпчә укырга, язарга, Коръән тәфсирен өйрәнәләр. Шул ук вакытта Карадуган мәктәбендә балаларга, ә Карадуганның «Себер тракты тарихы» музеенда өлкәннәргә дини гыйлем бирә башлыйлар.

Бик күпләр аларга рәхмәтле. Безнең класс аерылып тора: бездә аракы эчүче юк, тәмәке тартучы юк, без әхлак укыдык бит диләр, тормышта үз урының тапкан яшьләр, ә өлкәнрәкләр исә, әле ярый, Мәдинә белән Бакый музейга җыеп, намазга өйрәттеләр, диләр. Китапча булмаган, гади, эчкерсез бәяләмәләр. Дөрес аларның гаиләләренең үрнәк булуын, тәртипле балалар тәрбияләүләрен дә искәртеп узарга кирәктер. Анысын инде язмасам да беләсез. Гаиләләре турында район матбугатында мәкаләләр басылып тора. Мин аларга укучылары буларак, һәм хәзер мәктәпләрдә әхлак дәресләре алып баручы укытучыларның методик берләшмә җитәкчесе буларак та, билгеле инде Балтач районы мөхтәсибәте исеменнән ихластан рәхмәт әйтәсем килә. Без алар булдырган нигезгә, әзер җирлеккә килеп, алардан алган дини һәм дөньяви гыйлемгә таянып эшли башладык һәм дәвам итәбез.

Хөрмәтле Илфира апабыз, сезне 80 яшегезне, Мәдинә апабыз, сезне 90 яшегезне каршылавыгыз белән ихластан тәбриклибез. Аллаһ Сезгә сәламәтлек, хәерле гомер биреп, әле озак еллар безгә киңәшләрегез белән ярдәм итеп торырга насыйп итсен һәм ахыйрәттә җәннәте белән бүләкләсә иде.

Укучыгыз Разия Әхмәтҗанова

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рәхмәт сүзе Яраткан укытучы юбилей белән котлау