Сезнең алда мин укучы һаман... Укытучыларым мондый хөрмәткә бик лаек
Менә инде ничә еллар укытучылар көне якынлашкан саен: «Быел точно Светлана Сергеевна белән Мөдәрис Һадиевич Закировлар турында язам», – дим дә, шул вакыт җиткәндә кыюсыз бер укучыга әйләнәм дә калам.
Быел да шулай булды. Үзем дә шаккатам. Районда бер генә җитәкчегә, бер генә кешегә дә сүз кушарга, әңгәмә алырга болай икеләнгәнем юк. Әмма шушы укытучыларыма сезнең турыда язмакчы идем дигән сүзне әйтә алмыйм.
Күңелемдә сораулар да әзер. Бер караганда мин инде берни сорамый да алар турында күп беләм кебек. Төгәлрәге, күп еллар беләм. Тик... шул ук вакытта язам дисәм, нигәдер бөтенләй белмим дә кебек тоела башлый. Әйтик, Светлана Сергеевна кайсы яктан, ничек очрашканнар, кавышканнар, ничек бездә төпләнеп калганнар?
...Ярославль өлкәсе Рыбинск шәһәрендә туып-үскән кыз, Казанда югары белем алгач, 1973 елда бүленеш буенча безнең районның Пыжмара сигезьеллык мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты укытырга кайта.Үзе генә түгел. Группадашы, аның кебек үк бер авыз сүз татарча белмәгән, аңламаган Валя исемле кыз белән бергә.
–Баштагы чорда кечкенә авылда яшәп китәргә, ияләнергә, чыннан да, җиңел булмады. Бердән, авыл тормышын белмибез, икенчедән, тел проблемасы... Әмма без яшьләр идек, безгә балалар ук ярдәм итте. Без аларны – русчага, алар безне татарчага өйрәтте дисәң дә була, – дип искә ала ул көннәрне Светлана Сергеевна. – Акрынлап үзебез дә ияләштек, башта аерым сүзләр өйрәндек, аннан җөмләләр әйтә башладык. Үзебезнең барып чыкмаган татарча сүзләребездән көлә дә идек әле. Балалар белән бары тик русча гына сөйләшергә тырышсак та, көнкүрештә, әти-әниләр җыелышларында ничек тә аңлатырга, аңлашырга туры килә иде. Менә шушы аралашулар бик файдалы булды. Миңа калса, тел өйрәнәм, шомартам дигән кешегә әйләнә-тирә бик зур роль уйный, ул хәтта укытучыга караганда да күбрәкне бирә, күбрәк өйрәтә. Ә Пыжмарада безне шулкадәр әйбәт каршы алдылар, анда үткән елларны без әле дә хөрмәт белән искә алабыз... Билгеле, өйне бик сагына, елга бер мәртәбә генә кайтып килә идек. Әмма Пыжмарага бик авырдан ияләндек димәс идем. Яшьлек тә булгандыр инде, тик без үзебез сайлаган һөнәрне дә, балаларны да бик яраттык. Шунысыз эшли, ияләнә дә алмаган булыр идек...
Ике кыз да бу авылда гомерлек ярларын очрата: Мөдәрис һәм Рөстәм исемле егетләр белән гаилә кора. Язмыш дулкыннары Валяны Сәрдек килене итсә, Светлана белән Мөдәрис 1983 елда Иске Салавычта төпләнә. Менә шул елдан бирле безнеке инде алар.
Ничектер алар безнең абый-апайлы мәктәп тормышына (авылда бит ул чорда без бөтен укытучыга да абый-апай дип кенә эндәшә идек) Светлана Сергеевна, Мөдәрис Һадиевич булып килеп керделәр. Мөдәрис һадиевичка мәктәп директоры булган өчен дияр идең, аңа кадәрге мәктәп директоры бөтенебез өчен дә Нәкыйп абый булды... Юк, хикмәт дәрәҗәдә түгел. Алар үзләре икенче төрле иде булса кирәк: киемнәре дә, үз-үзләрен тотышлары, хәтта дәрес бирүләре дә... Бәлки шуңадыр да алар икесе дә – берсе рус теле һәм әдәбиятыннан, икенчесе географиядән тиз арада балаларның иң яраткан укытучысына әйләнде. Һәм гомерлеккә шундый булып калды. Ничә буын балалар өчен. Үз фәннәренә ихластан бирелгәнгәдер, укучыларга ныклы белем бирү өчен дә бердәй тырышты алар. Светлана Сергеевна, үзләштерү сәләтенә карап, балалар белән һич авырсынмый өстәмә эшләде, мәктәп программасына кертелмәгән бик күп әдәби әсәрләр, китаплар белән кызыксындырды, иҗади биремнәр белән дә мәш килә иде... Мөдәрис Һадиевич исә өй эшен, дәрес темасын сөйләгәннән соң картадан илләр, дәүләтләр, елга-диңгезләр, кыскасы, географик атамаларны таптырта, күрсәттерә иде. Үзе генә әйтеп калмый, сыйныфташлардан да әйттертә. Бу өлешне бигрәк тә ярата идек без. Мәш килеп кабынып, уянып ала идек. Шаянраклар исә картада бер нокта гына булып билгеләнгән утрауларны эзләттерә. Карта белән эшләргә өйрәтүдә, географик күзаллауны арттыруда бер дигән алым булган ләбаса. Җавап бирүчене генә түгел, сыйныфтагы барлык балаларны бердәй җәлеп итә торган алым.
Закировларның икесе дә бик матур җырлый, Мөдәрис Һадиевич спектакльләрдә уйный, өстәвенә, бик көчле, белемле оратор-пропагандист иде. Тулы залны сәгатьләр буе авызына каратып тота алырдай сәләт бирелгән иде аңа. Дәрес темасын да әнә шулай кызыклы, мавыктыргыч итеп сөйли белде. Светлана Сергеевна исә баянда уйный, ул оештырган кызлар хоры берничә тавышка җырлап, һәр бәйрәмдә бер бизәк була иде. Гади дә иде алар, затлы да иде. Тавыш күтәрми, кычкырмый гына балаларны тыңлата беләләр иде. Бәлки әнә шулар өстенә һәрбер хәрәкәтләреннән чагылып торган зыялылык бүгенгәчә аларга булган мөнәсәбәткә аңлатма буладыр.
Килешәсездер, укытучылар арасында бар балага улым-кызым дип дәшеп, әниләр кебек җылы хисләр уятучылар да, гомерлеккә якын дуслар булып калучылар да бар. Мәктәп тәмамлаганына дистә еллар үтсә дә, укытучыларын хөрмәтләп,олылап яшәүчеләр, хәлләрен белеп, бәйрәмнәрдә өйләренә барып, котлаучылар да, мәктәп белән ике арага эзне суытмаучылар да бар. Укытучыларыбызның да күпчелеге үзебез, балаларыбыз турында хәбәрдар... Мәктәп еллары еракта калса да, ниндидер күренмәс җепләр безне әле дә шунда бәйли, тоташтыра кебек. Без дә бит аралар ерагайса да, укытучыларыбыз язмышы белән битараф түгел. Авырып китсәләр, борчылабыз, шатлыклары булса, сөенәбез. Читтән генә сокланабыз да әле. Закировларның да, Светлана Сергеевнаның урын өстенә калган әнисен алып кайтып, алты ел буе тәрбия кылуларын, үзе теләгәнчә соңгы юлга озатуларын белеп тә, күпләребез ихластан сокланды...
Әмма ни хәл итим: Светлана Сергеевна белән Мөдәрис Һадиевич белән ике арада 40 еллап элек салынган «укучы-укытучы» дигән чик, аерма әле дә бар. Ул бүленеш (бәлки хистер?) бик көчле. Гаҗәп тә түгел. Зур хәрефтән язылырга лаеклы, берсе – 43, икенчесе 40 ел (туларга берничә көн генә кала) балаларга белем биргән Укытучыларым мондый биеклеккә, мондый планкага бик лаек. Үзләре каршында гомерлеккә укучы булып калырлык белем һәм тәрбия биргәннәре өчен рәхмәттән башка сүз юк...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев