Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Шагыйрьләр булып тумыйлар... (фото)

"Тел һәм әдәбият укытучыларын тәҗрибәле бакчачыга тиңләр идем» -дип язган Гомәр Бәширов. Туган тел укытучысы үз дәресләрендә шигърияткә мәхәббәт уятуны максат итеп куя.Әдәбият - кешелек хәтере, тормыш дәреслеге,хәзерге һәм киләчәк буыннарны ялгаучы. Мәктәптә укытучы әдәбиятка сөю тәрбияли. Ләкин шуның белән беррәттән иҗади сәләтле укучыларга да игътибарын бүләргә тырыша. Нәкъ менә...

Венера Әмировна тырышлыгы белән мәктәбебездә шигырь сөюче укучылар өчен һәрдаим матур чаралар оештырыла. Алдагы елларда яшь иҗатчыларны чакырып очрашу үткәрсә, соңгы 3 елда аның укучылары әдәби салонга җыела.

Ул көнне бүлмә гадәттәгедән үзгәрәк бизәлә, шәм яктысында чәйләп утыру, бер-береңне игьтибар белән тыңлау - укучыларны тагын да якынайта, туплый. Алар рольләргә кереп, шигырьләр укыйлар, бирелгән сүзләрдән шигъри рифмалар төзиләр, романслар тыңлыйлар. Венера кичәгә кунакларны гимназиядән дә чакыра, Римма Рифовна үзенең матур романслары белән укучыларның күңелләренә хуш килеп, рухи яктан да баета.

Аның укучылары чын мәгънәсендә поэзияне ярата, матур шигырь укулары белән төрле кичәләрдә, концертларда катнашалар, бәйгеләрдә җиңү яулыйлар. Алга таба иҗат диңгезе саекмыйча, матур итеп эшләргә язсын үзенә.

Руфия Закирова

Балтач урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250