Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Шахмат – уңышка дөрес юл (+ бик күп фото)

«Шахмат почмагы сезнең өчен буш вакытларыгызны файдалы итеп үткәрергә ярдәм итәр, шахматка карата кызыксыну уятыр дип ышанам», диде Камил Нугаев

«Бердәм Рәсәй» партиясе проекты нигезендә Нөнәгәр, Түнтәр урта мәктәпләрендә, Улисьял, Әтнә, Чутай, Чапшар башлангыч мәктәп-балалар бакчасы комплексларында шахмат почмаклары эшли башлады. Шахмат почмакларын ачу уку йортларына даими ярдәм итүче иганәчеләр булышлыгы белән дә башкарылды. Алар арасында район җитәкчеләре дә бар.

Район башлыгы Рамил Нотфуллин белән Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев катнашында шахмат почмагы Балтач урта мәктәбе һәм Балтач гимназиясе базаларында тантаналы төстә ачылды. Бу уку йортларының һәр икесендә дә укучылар арасында шахмат буенча Татарстан, Рәсәй чемпионнары да бар. Мондый зур нәтиҗәләргә ирешү тренерлар һәм әти-әниләрнең зур тырышлык нәтиҗәсе булып тора.

Әлеге проект кысаларында укучыларга шәхси һәм интеллектуаль үсеш өчен шартлар тудыру, аларны шахматка җәлеп итү, уйнарга теләүче яшүсмерләр санын арттыру, файдалы ял оештыру планлаштырыла.
– Бик зур рәхмәт сезгә, безнең теләгебез чынга ашты, шахмат почмагы турында күптән хыялланган идек, – диде укучылар.
«Шахмат почмагы сезнең өчен буш вакытларыгызны файдалы итеп үткәрергә ярдәм итәр, шахматка карата кызыксыну уятыр дип ышанам», дип Камил Нугаев ике белем йортына да үзенең бүләкләрен тапшырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев