Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Шакиров һәм Зарипов - көн геройлары (+фото)

Чепья урта мәктәбенең 1 а сыйныфы укучылары Ислам Хәлилов белән Алия Дәминова республика күләмендәге "Туган жир сулышы"конкурсында катнашты.

"Төбәгебезнең шәхесенә өч сорау" номинациясендә көч сынаган Ислам табигать белән кызыксынганга күрә, Нөнәгәр авылында туып-үскән, Татарстан республикасы экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары Фаяз Шакиров янына юл тотты. Ислам биргән барлык сорауга да Фаяз Фәнилевич эчтәлекле җаваплар бирде, шулай ук үз киңәшләрен дә бирде. Бөек Ватан сугышында катнашкан әбисе һәм бабасы белән дә таныштырды.

Алия дә шушы ук номинациясендә катнашты. Әнисе сәнгать кешесе булганлыктан, Алия дә җырларга ярата. Шуңа күрә интервьюныул җырчы Фидәил Зариповтан алырга уйлады. Әңгәмә бик күңелле үтте.. Алия сорауларына кызыклы җаваплар алды. Шул ук вакытта җырлау серләренә дә төшенде. Хәтта бергә бер җыр да башкарып карадылар.

Тыгыз эш вакытында Ислам һәм Алия өчен вакыт табып, интервьюда актив катнашканнары, кызыклы җаваплары, үтемле киңәшләре өчен Фаяз Фәнилевичка, Фидәил Фәритовичка олы  рәхмәтебезне белдерәбез, дип шалтырата укучыларның сыйныф җитәкчеләре Алисә Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев