Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Шатландылар, сокландылар, канәгать калдылар (+фото)

Октябрьнең матур бер көнендә коллектив өлкәннәрен мәктәпкә дәштек.

Алар чәй табыны артында, бер-берсе белән гәпләшә-гәпләшә, укучылар һәм укытучылар көче белән әзерләнгән концерны тамаша кылдылар, балалар һәм әти-әниләр  уртак җимеше булган “Көзге могҗиза” дигән кул эшләре күргәзмәсен карадылар,  үзләре мәктәптә эшләгән чорның вакыйгаларын яңарттылар.

Бәйрәмнән өлкәннәр бик канәгать булып, җылы хисләр, матур тәэсирлэр белән таралыштылар. Алар укучыларга тырышып укырга, ә укытучыларга армый-талмый, барлык авырлыкларны җиңеп гел алга барырга, яңа үрләр яуларга насыйп булсын, дип теләде.

Венера Фәйзрахманова

Шода башлангыч мәктәп-балалар бакчасы укытучысы

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев