Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Шайтан туе матур туй икән лә...

Улым да “әни, өрәкләр, шайтаннар  куркыныч булмый икән ул, син ялгышасың”,  дип ышанып кайткан...

Хеллуинны һич кенә дә кабул итә алмый идем, кызым бакчага йөргәндә дә артык исем китмәде, шуңа да баланы образларга кертеп азапланмадым. Улымны, нигәдер, малай кеше куркак булмаска тиеш,дип микән, Хеллуинга әзерләдем. Бездә берәр балалар чарасына әзерлек булса,  бөтен гаилә кушыла. Бу юлы шайтан образы тудырабыз дип әбисе кара япма текте,  кызымның идеяләре белән бергә зур бер кабакны да теткәләп куйдык, анысы да Хеллуинның бер бәйрәм бизәге бит!  Әтисе белән бергәләп ясаган эшләпәне киеп куйгач,  улыбыз шайтаннан бигрәк фокусникка охшап калды, күңелдән бер җылы хис йөгереп узды, барыбер шайтан итмәдек, янәсе... Бөтен җитештергән “тауарларыбызны” төяп,  иртән бабай  бистәнең  2нче номерлы бакчасына  илтеп куйды...

 Ә  кичен бакчага килсәк...Сабыйларның шат авазыннан бакча гөрләп тора. Безнең группаның әти-әниләре бөтенесе дә балаларын төрле образларга керткән булып чыкты. Өлгер дә соң үзләре! Инглиз теле укытучысы, инглиз теле атналыгында төрле оештыру эшләре алып баручы Айсылу Усманованың да шатлыгы эченә сыймый, әти-әниләргә рәхмәт әйтеп туймый. Ул гел шундый инде, һәр оештырган чарасы алдыннан борчыла, аннан куанып беталмый.

Искиткеч матур бәйрәм булды,  ди тәрбияче Гадилә апалары да балаларның Хеллуинны  ошатып кабул итүләренә сокланып. Улым да “әни, өрәкләр, шайтаннар  куркыныч булмый икән ул, син ялгышасың”,  дип ышанып кайткан...

Бакча хезмәткәрләре төшергән фотолар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм