Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Шеңшеңәргә Әлмәндәр кайткан (+фото)

2019 ел Театр елы дип игълан ителү унаеннан Шеңшеңәр мәктәбе укытучылары һәм әти-әниләр тырышыгы белән үзебезнең мәдәният йортында Т.Миңнуллиннның “Әлдермештән Әлмәндәр” моңсу комедиясе сәхнәләштерелде.

 1 октябрь көнне Халыкара Өлкәннәр көне уңаеннан район мәдәният сараенда спектакль өлкән яшьтәге укытучыларга тәкъдим ителде. Т.Миңнуллинның үлемсез әсәре – “Әлдермештән Әлмәндәр” спектакле тамашачы тарафыннан шулкадәр җылы кабул ителде.Спектакль азагында үзешчән артистларыбыз зур алкышлар белән кабат-кабат сәхнәгә чакырылдылар. Тамаша барышында беренче минуттан алып ахырына кадәр Әлмәндәр карт белән бергә көләсең ,елыйсың, аның белән бергә үтә дә авыр сайлау каршында каласың. Спектакль тәрбияви яктан да бик әһәмиятле булып, халык җырлары, мәкальләр, юмор белән дә сугарылган иде.

Европа белән Азия арасындагы бәләкәй генә Әлдермеш авылында Әлмәндәр карт яши. Карт дип атарга тел бармый аны, чөнки Әлмәндәр үзе дә бу сүзне яратмый. Кешенең гомер юлы – аның җан көзгесе, теләсәң-теләмәсәң дә, барысың күрсәтеп, сөйләп тора... Әлмәндәр карт тормышына бәйле рәвештә төгәл бер гасыр тарихы чагылып уза. Тормышның ачысын – төчесен, бәхетен ил белән бергә татый Әлмәндәр. Иң әһәмиятлесе шунда ки, ул, авыр, катлаулы язмыш кичереп, тормышка мәхәббәтен бер генә минутка да киметми, һаман-һаман яшәргә омтыла һәм шул какшамас омтылышы белән тирә-юньдәге кешеләрне, яшен-картын дәртләндереп алга ияртеп тә бара ала.

Безнең буын Әлмәндәр картка гашыйк.Тормышка, яшәүгә мәхәббәтәте чиксез булган, хәтта Әҗәл белән дә таркалашырга кыюлыгы җиткән, туксанын тутырган картка ничек сокланмыйсың, я? Хәер, әҗәле дә башта гына куркыныч тоела, күз күнегә торгач, тәмам үз булып бетә бит. Дөресен генә өйткәндә, “Әлдермештән Әлмәндәр” спектакле безне әсир итте. Бу спектакльнең тарту көче шаккаткыч, һаман карыйсы гына килеп тора. Спектакльдә катнашкан үзэшчән артистлар үз рольләрен бик оста башкардылар. Бигрәк тә үз образларын ачып, оста итеп башкарулары тамашачы күңеленә бик хуш килүен аеруча әйтеп үтәсе килә. Әлмәндәр карт ролен уйнаган Илнур Зәкиев, Әҗәл –Ирек Нәҗипов, Өммениса- Гөлнара Габдуллина, Хәмдебану- Нурзалия Гарифҗанова, Евстегний карт-Илдар Абдуллин, Искәндәр - Ришат Хаҗиевлар үз рольләрен җиренә җиткереп, спектакльне халык күңеленә мәңге кереп калырдай итеп уйнадылар. Тамаша барышында урыны белән тамашачы көлеп тә алды, елап та утырды, кайчак сискәнеп, шүрләп тә куйды. Бигрәк тә сугыш елларын тасвирлап сөйләнгән өлешләре бик күпләрнең, аеруча алдагы рәтләрдә утырган өлкән буын тамашачыларның күңел хатирәләрен яңарткандыр. Әйе, каһәр суккан сугыш бик күп корбаннар алып килде шул. Юк, бу кычкырып елау түгел, ә йөрәк белән елау иде. Шуңа да бу спектакль безгә аеруча кадерле? Авыл сәхнәсендә авылдашларыбызны күрү аеруча горурлык хисләре уятты, иҗат уңышлары аларга, сайлаган һөнәрләре аларга бары тик шатлык-куанычлар гына китерсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев