Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Шигырь бәйгесе

21 февраль -Туган тел көне буларак билгеләп үтелде.

Әлеге уңайдан Балтач үзәк балалар китапханәсе район китапханәләре арасында «Сөйләшәмен туган телемдә» дигән бәйге уздырды, анда 5-7 сыйныф укучылары катнашты. Бәйге шартларына килгәндә, һәрбер китапханәче берәр укучының Ана теленә багышлап язылган бер шигырен җибәрергә тиеш иде. Барлыгы 28 иҗади эш килгән, шуның 24е татарча, өчесе удмуртча, берсе русча. Бәйге нәтиҗәләренә килгәндә, беренче урын оригиналь һәм мәгънәви, уйландырырлык шигыре өчен Арбордан Зөһрә Гариповага (китапханәче Рафилә Һадиева) «Уйлану» шигыре өчен бирелде. Икенче урынга туган телгә оста иттереп мәдхия җырлаган Югары Шубаннан Илсаф Закиров (Миләүшә Гатауллина), Балтач мәктәбеннән Зилә Каюмова (Хәния Исхакова) лаек булды. Өченче урын- Түнтәрдән Фәнзилә Хәкимовага (Гөлнур Закирова), Шодадан Алинә Фәйзрахмановага (Гөлнур Фазылҗанова) бирелде. Удмуртча язылган шигырьләр арасында Кече Лызи мәктәбеннән Людмила Иванованың шигыре яхшы дип табылды. Әлеге балаларның иҗатлары белән газетабызда бөек шагыйребез Г.Тукайның туган көне уңаеннан танышу мөмкин булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250