Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Шодалылар моряк булган?! (+фото)

Шода башлангыч мәктәп-балалар бакчасында “Гаилә бәйрәме” узды.

Ата-ана һәм балаларның үзара мөнәсәбәте бер-беренә мәхәббәте, ышанычы,үзара аңлашуга нигезләнгән. Бары шул чакта гына гаиләдә һәркем үзен чын мәгънәсендә бәхетле итеп тоя. Шода башлангыч мәктәп-балалар бакчасында уздырылган “Гаилә бәйрәме” дә иң беренче чиратта әлеге тормыш законнарын искә алып үткәрелде.

Бәйрәмнең беренче өлешендә гаиләләр командаларга бүленеп төрле ярышларда көч сынаштылар. Тормыш диңгезендә барган ярышта һәркемнең беренче буласы килде. Бәйрәм чарасы балалар чыгышы белән үрелеп барды. Балалар үзләренең матур биюләрен, шигырьләрен, җырларын үзләренең иң газиз кешеләренә бүләк иттеләр. Һәр ата-ана балаларының чыгышын яратып кабул итте. Ахырдан һәр әти-әниләрнең күчтәнәчләре белән чәй табыны әзерләнде.

Әлеге чара һәркемнең күңеленә хуш килде, әти-әниләр ,өй мәшәкатьләреннән арынып, ял итте. Бәйрәмнән һәркем күтәренке кәеф белән кайтып китте.


Фото: Венера Фәйзрахманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гаилә бәйрәме