Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

“Шомбай шоу”ның җиңүчеләре “Җитезләр” булды (+фоторепортаж)

Габдулла Тукайның туган көнен каршылаган көннәрдә "Хыял" үзәге хезмәткәрләре Балтач урта мәктәбенең 6 сыйныф укучылары өчен "Шомбай шоу" дип аталган интеллектуаль танып белү уены үткәрделәр.

Укучылар «Җитезләр» һәм «Көчлеләр» дип аталган ике командага бүленеп, 5 турдан торган уенга кереп киттеләр. Чарадагы сораулар шагыйрьнең биографиясе һәм иҗатына багышланган иде. Һәм әлеге турларны ике команда да бик уңышлы үтеп чыгып, үзләренең белемнәренең тулы булуларын күрсәтә алдылар.
Тукайның иҗаты укучыларны һәрьяклап үзенә тарта торган, аның шигырьләре балалар өчен җайлы һәм аңлаешлы тел белән язылган. Тукай балалар өчен атап язмаса да, аның иҗатын яратучы укучылар саны ким булмас иде. Әлеге чара да шуны дәллилләп, җиңүчене билгеләде. "Җитезләр" командасы көндәшләреннән азга гына өстен чыгып, бу уенда җиңүчеләр булып танылдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250