Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Шубан мәктәбендә әхлак тәрбиясе юнәлешендә республикакүләм семинар булып узды.

Кеше булу өчен гыйлем белән Күркәм холык кирәктер, һәм боларны бер-берсеннән аеру дөрес булмас. Р.Фәхретдин

Бүген Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы бюджет белем бирү учреждениясе "Шубан төп белем бирә мәктәбе"ндә "Замана мәктәбендә әхлак тәрбиясе юнәлешендәге үзенчәлекләр. Тәрбияви белем мәйданында традицияләр, дини эчтәлектәге сәнгать әсәрләренең роле" темасына багышланган республикакүләм семинар булып узды. Әлеге семинарга кунак булып Җәлил хәзрәт, Шубан мәчете имамы, Россия ислам университетының гуманитар дисциплина кафедрасы җитәкчесе, филологик фәннәр кандидаты, галимә Сафиуллина Резеда Риф кызы чакырылганнар иде.
Әминә ханым Мөхәммәтҗәнова "Киемеңә карап каршы алалар" дип исемләнгән ачык дәрес күрсәтте. Әлеге дәрестә мөселман халкының киемнәре, аларның үзенчәлекләренә игътибар иттерелде. Киемнең гомумән кешелек дөньясындагы урыны турында сөйләшенде. Чит илнеке генә түгел, үзебезнең мөселман модельерларыбызның эшләре дә бер дә ким түгеллеге, чагыштырып карасан, бәлки уңайрак та булуы күрсәтелде.
Ачык дәрес тәмамлангач, Җәлил хәзрәтнең чыгышы тыңланылды. Ул укучы балаларга иманлы булырга кирәклеген, әйткән сүзне үтәүнең мөхимлеген ассызыклап үтте.
3 нче сыйныф укучылары көче белән әзерләнгән "Иманлы бала" әдәби чарасы әлеге семинарга бер ямь өстәде. Балалар башкарган мөнәҗәтләр күңелләрне үстереп җибәрде.
Йомгак өлешендә Казаннан килгән кунагыбыз Резеда Сәфиуллинаның чыгышы бик мөхим проблемаларны күререгә ярдәм итте дип әйтсәк тә ялгыш булмастыр. Семинар барышы видеоязмага теркәлеп барылды. Резеда ханымның үзенең киләчәктә ислам дөньясы турында чын кинофильм төшерергә ниятләвен, ә башлангыч адымның нәкъ менә бүген ясалуын хәбәр итеп барчабызны тагын бер кат сөендерде.
Семинарны тәмамлап, катнашучылар һәммәсе намаз укырга Шубан авылы мәчетенә юнәлделәр.
Мондый семинар-очрашулар һәркемгә кирәкле, мөселманнар өчен тансык икәне күренеп тора. Бу очрашу, тәҗрибә уртаклашуны эшләүләре үзе үк бер саваптыр дип әйтәсе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250