Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

“Син бит минем бердәнбер!” (фото)

Газиз балаң авызыннан әлеге сүзләрне ишетү ничек рәхәт, күзләргә яшь килсә дә, күңелне бары тик шатлык хисләре генә били.

Балтач бистәсенең «Салават күпере" балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары әзерләгән бәйрәмнәрдән әниләр һәрчак канәгатьлек хисе белән таралыша. Чөнки группаның төп тәрбиячесе Лилия Галимуллина шундый мөмкинлек булдырды, җырлыйсы-биисе килгән балалар бәйрәмнәрдә хыялларын чынга ашыра, «сольный номерлар» башкара. Күптән түгел генә үткән әтиләр бәйрәмендә Иркә Шакирова әтисе белән кечкенә чагында өйрәнгән "Әти улы тууын теләде" дигән җыр башкарып, бәйрәмгә үзгә бер җанлылык, күңеллелек өстәсә, монысында Данил Мәннапов күзгә яшьләр китерерлек итеп, «Әнием, син бит минем бердәнбер!» дигән җыр башкарды, аңа башка балалар да кушылды. Бәйрәм гаять тә үзгә оештырылган. Егетләр гусар шапкаларыннан кызлар каршына чүгәләп , аларны бәйрәм белән котлый, ягымлы, матур сүзләр әйтә, һәм түшләрендәге бутоньеркаларны кызларның киеменә тага. Кызлар исә рәхмәтләрен реверанс ясап белдерә. Беркайчан да үзеңне басымчак иттертмәскә өйрәткән «Куян, төлке, әтәч" әкиятен дә оста уйнадылар. Ритмик, рок-н-рол, флешмоб биюләрен дә оста башкардылар. Балаларыбызның сәнгатьтә заман белән бергә атлап барулары куандырды. Моның өчен музыка укытучысы Дамира Дамировнага рәхмәт.

Балаларыбызны күңел биреп тәрбияләгән, бәйрәмнәрне ихлас күңелдән оештырган тәрбиячеләрне, бакча коллективын чын күңелдән Халыкара хатын-кызлар көне белән котлап, һәрбарчасына саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы, гаиләләренә иминлек, исәнлек телисе килә. Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле тәрбиячеләр! Йөзләрегездән елмаю китмәсен, беркайчан да кәефегез төшмәсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250