Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

“Син имтиханны тапшыра алмадың...”

Телефондагы смс-хәбәр үсмерне коточкыч адымга этәрә.

Санкт-Петербург мәктәпләренең берсендә 9нчы сыйныф укучысы, математика буенча төп дәүләт имтиханын тапшыра алмагач, үз-үзенә кул салган. Бу хакта хокук саклау органнарында чыганакка сылтама белән “Мойка78” басмасы яза.

Фаҗига 2 июньдә булган. Узып баручылар Дунай проспектындагы йорт янында җирдә яткан үсмерне күрә. Вакыйга урынына килгән полиция хезмәткәрләре 16 яшьлек укучының 9нчы кат тәрәзәсеннән килеп төшүен ачыклый. Үсмерне тиз арада дәваханәгә озаталар, әмма табиблар аны коткарып кала алмый.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, полицейскийлар укучы фатирында тикшерү өчен аның кесә телефонын ала, анда малайның математика буенча имтихан тапшыра алмаганы турында язма булуы ачыклана, дип яза Кызыл таң. Хокук сакчылары укытучыдан килгән хәбәрне тапкан. Смс-хәбәрдә: "Син имтиханны тапшыра алмадың", - дип язылган була.

 

Фото: pixabay.com/ru

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала үлгән дәүләт  имтиханы (ОГЭ) тәрәзәдән егылган