Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

“Син зур үскәч кем булырга телисең?” (фото)

"Син зур үскәч кем булырга телисең?"- бу сорауны балалар бакчасында ук бирә башлыйбыз. Гадәттә, балалар үз әти-әниләренең һөнәрләрен атыйлар.

Башка төрле һөнәр турында күзаллаулары юк дәрәҗәсендә була. Шуны исәпкә алып, мин балаларга өчен төрле һөнәр ияләре белән очрашулар уздыра башладым.

Төркемебездә йөрүче Галиев Әсхәтнең әнисе Алина Рафаэлевна Казан шәһәрендә дознаватель булып эшли. Ул балаларны үз һөнәре белән таныштырды. Аның матур, пөхтә киеменә, погонындагы йолдызларына балаларның исләре китте. Кызлар: " Безнең дә үскәч шундый буласыбыз килә"- дип очрашудан алган кичерешләрен рәсемгә төшерделәр.
Җир йөзендә иң зур батырлык сорый торган һөнәр ул - янгын сүндерүче һөнәре. Алар кешеләрне бәла-казалардан коткаралар, гомерләрен кызганмыйча утка керәләр. Бу һөнәр ияләре белән танышу өчен без мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары белән янгын сүндерү бүлекчәсенә экскурсиягә бардык. Анда эшләүче абыйлар балаларны коткаручы һөнәренең серенә төшендерделәр. Балалар зур кызыксыну белән киемнәрен дә киеп карадылар, машиналар белән дә танышып чыктылар, коткару вакытында тиз генә бәйләнә торган төеннәрнең серләренә төшенергә тырыштылар.

Янгын сүндерүчеләр белән саубуллашып кайтып киткәч, балалар юл буе үз кичерешләре белән уртаклашып кайттылар. Һәр малай бу батыр һәм курку белмәс һөнәр ияләренә соклануларын белдерде. " Зур үскәч без дә шунда эшлибез"-дигән хыялларын әйттеләр.
5 нче балалар бакчасы тәрбиячесе: Сәгъдиева Гөлүсә Камил кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250