Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Үскәч бандит булам ...

Иң мөһиме хәзер – хулиган ярлыгы тагылудан сакланырга. Бала шушы исемгә ныклап ябышырга һәи идеаль рәвештә ул рольне уйнарга керешергә мөмкин.

Улым 4 нче сыйныфта укый. 10 яшь. Бик актив бала. Әмма үзен контрольдә тота белми. Ул аралашырга бик ярата, тик сөйләшкәндә “начар” сүзләр куллана. Иптәшләренә генә түгел, зур кешеләргә дә шулай эндәшә. Агрессив киноларны, уеннарны бик ярата. Үскәч бандит булам, кешеләрне кыйнап йөрим, ди. Кешегә сугуны да уйлап тормый. Минем җайлап әйткәнне тыңларга теләми, ә әтисе сүз әйтми, чөнки үзе дә шундый характерлы. Зинһар өчен, миңа киңәш бирегез. Бу агрессияне ничек киметергә?


Илмира
С. Авылы



Әлеге сорауга Балтач мәктәбе педагог- психологы Гөлчәчәк Инсуровна җавап бирә:” Сез күтәргән проблема бүгенге көндә бик күп кешене борчый. Сәбәпләр монда төрле булырга мөмкин:
1. Бала әтисенә охшарга тели. Бәлки әтисенең көчлерәк булуын, башкаларның аннан куркуын күрә торгандыр. Бу очракта баланы үзгәртергә бик авыр булачак. “Алма агачыннан ерак төшми” шул, кызганычка каршы.
2. Интернет уеннары, реклама, кино геройлары йогынтысы. Алар барысы да “матур, көчле, бай кешеләр генә бәхетле була” дигән политика алып бара. Балагызга тормышның бүтән якларын күрсәтергә тырышып карагыз. Көчне күрсәтер өчен, бандит булу мәҗбүри түгел; “супергерой” булырга да мөмкин бит.
3. Улыгызның агрессиясе үзен саклауның бер алымы түгелме? Бәлки бала шушы юл белән үзен күрүләрен телидер. Күңелендәге үз-үзенә ышанмау хисен яки куркуын җиңәргә тырышадыр?
Бала белән вакытында утырып сөйләшсәгез яхшырак булыр. Чын сәбәпне ачыкламыйча, нәрсәдер үзгәртергә тырышу бернинди нәтиҗә дә бирмәячәк. Иң мөһиме хәзер – хулиган ярлыгы тагылудан сакланырга. Бала шушы исемгә ныклап ябышырга һәи идеаль рәвештә ул рольне уйнарга керешергә мөмкин. Әтисе белән дә сөйләшергә онытмагыз. Үзенең улы өчен тәрбия үрнәге булуын ул аңларга тиеш. Башка үрнәк күрергә тиеш бала. Сезнең проблема чыннан да уйланырлык. Психологларга мөрәҗәгать итеп, “үзгәртеп кору” эшен аларга тапшырсагыз күпкә уңайрак булмасмы икән?”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: психолог киңәшләре