Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сәхнәгә күңелләрне җилкендереп итек-чабаталар чыкты (+фоторепортаж)

“Гөбәдия, өчпочмак, кош телләре, чәкчәк, тортлар, кайнатмалар, салатлар... Бәяләре дә чагыштырмача арзан. Халык гөр килеп тәм-том алды. Чөнки концерттан кайткач тәмләп, сәхнә маҗараларын сөйләшеп чәй эчәсе бар бит.

Авыр эш атнасыннан соң күңелләрне ял иттереп, җаннарга шифа алырга дип көшкәтбашлылар мәдәният йортына, “Булмас димә - дөнья бу!” концертына җыелды. Клубка килеп кергән һәркемне ярминкә каршы алды. Биредә әти- әниләр, тәрбиячеләр, укытучылар көче белән әзерләнгән нәрсә генә юк иде, күңелеңә нәрсә якын, шуны алып була...

“Гөбәдия, өчпочмак, кош телләре, чәкчәк, тортлар, кайнатмалар, салатлар... Бәяләре дә чагыштырмача арзан. Халык гөр килеп тәм-том алды. Чөнки концерттан кайткач тәмләп, сәхнә маҗараларын сөйләшеп чәй эчәсе бар бит.

Концерты бер сулышта узды. Чара гайре табигый машина-мәктәп укучылары җитештерүче машинаның эшләве белән башланып китте. Берсеннән-берсе матур чыгышлар тамашачыга йоклап утырырга ирек бирмәде. Концертка солдатлар да, шәрык кызлары да, заман яшьләре дә, урыс егетләре дә килгән иде. Нәни Мәдинәнең Күбәләк белән сөйләшүенә халык биһуш булды. Кеп- кечкенә балаларның чын артистларча җырлап- биеп йөрүләрен бигрәк тә тамашага чыккан әбиләр үз итте. Әбиләр димәктән, быел Шалкан әбиләре дә машинага утырып килгән булып чыкты. Бабайлары да бар икән аларның, анысын быел гына белдек. Алар бибиләрне бик яхшы саклый икән. Чабата киеп үскән буын сәхнәдә чабаталы кызны күргәч, чабатаның хәзер бары тик сәхнә өчен генә хезмәт иткәненә сөенеп утыргандыр. Концертка хәтта Кукмарадан итек сатучылар да килгән иде. Рәхәтләнде кызлар шул итекләр белән биеп.

Бөек Җиңүнең 73 еллыгы да, телебез өчен барган көрәш тә, башка бик күп проблемалар да искә алынды кичәдә”, дип хәбәр итә Лилия Гарифуллина.



Фотолар Назлыгөл Нәкыйпованыкы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Көшкәтбаш авылы