Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сәлимә Габделхакова: "Оста кулында таш та жанлана" (фото)

Мәктәптән тыш эшләр үзәге каршында эшләүче түгәрәкләр һәр квартал саен үзләренең эшчәнлеген күрсәтеп, ачык дәресләр уздыралар. Чираттагысы Борбаш мәктәбендә узды, анда кул эшләре түгәрәкләренең дәресләрен карадык.

Минем дәресләр турында сөйли башлаганчы Борбаш мәктәбе турында әйтеп узасым килә.
Ишек төбеннән үк башланган чисталыкка, пөхтәлеккә, тәртипкә исем китте. Коридорда рәхәт бер тынычлык хөкем сөрә.Килгән һәрбер кешене Гүзәл Галимулловна үзе каршы алып, мәктәп белән таныштырып йөрде. Дәрес барганда класстагы тынлык, укытучының йөрәккә рәхәт тавыш белән дәрес аңлатуы, тәнәфес вакытында коридорда йөрүче балаларның тавыш-тынсыз йөрүләре, матур итеп исәнләшүләре - болар барысы да мәктәпнең чын йөзен күрсәтә.
Күп җирдә мәктәпләр ябылганда яки ябылырга торганда, Борбаш авылында шушындый мәхәббәт мәктәп салуга ирешүләрен, мәктәпне саклап калуларын зур геройлык дип атарга була. Класс бүлмәләренең зәвыклылыгы, чисталыгы, кайсы класска керсәң дә шундагы укытучының үз хезмәте турында горурланып сөйләүләре миндә зур соклану уятты. Балаларның йокы, уен бүлмәләрен күргәч, әкият иленә эләккән күк хис иттем үземне.
Гүзәл Галимулловна һәрбер дәрестә үзе катнашты, үз фикерләрен әйтте.
Түгәрәк җитәкчеләре Борбаш мәктәбеннән Ләйсән Әхмәдиева пластик кашыклар белән төнбоек чәчәге ясарга, Алан мәктәбеннән Ландыш Насыйбуллина төсле бәйләү җепләреннән урындык япмасы эшләргә, Балтач гимназиясеннән Айгөл Хәлиуллина балалар өчен берет тегәргә, Куныр мәктәбеннән Радик Файзрахманов фольгага чәчәк төшереп, аны рамга урнаштырып, чын бүләк ясарга өйрәтте.
Өстәмә белем бирү педагоглары һәммәсе дә балаларга дәреснең максатын, барышын, ничек итеп дөрес башкарырга кирәклеген өйрәттеләр, дәреснең нәтиҗәле үтүенә ирештеләр.
Мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры урынбасары Эльмира Жәүдәтовна җитәкчелегендә
без - бертөркем педагоглар, Борбаш мәктәбендә үткән ачык дәрестән канәгать булып, күп яңалыклар алып, матурлыкка сокланырга, юк кына әйбердән дә күңелгә ятышлы
матурлык тудырып буласына инанып кайттык. Оста кулында таш та жанлана диләр, хак сүзләр!

Сәлимә Габделхакова
өстәмә белем бирү педагогы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250