Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Смәел мәктәбе укучылары Малмыждан җиңү белән кайтты

Малмыж җирендә бөреләнеп, регионара киңлектә төпләнеп, үсеп килүче буынны туган төбәгенә төбәлдергән яшь этнографларның VII слеты булды. Ул үткән атнаның чәршәмбесендә Кәлнә авылы мәдәният йортында узды. Смәел мәктәбе укучылары бу чарада югары бәя алды.

Смәел авылы яшь буыны да өлкәннәр һөнәрләрен белеп үсә. Авылның мөхтәрәм картлары роленә кереп карау малайларда туган авыллары тарихын белү, аны киләчәк буыннарга язып калдыру теләген тагын да ныгыта.
Малмыж лицее, шәһәрнең 2нче мәктәбе, Балалар иҗат йорты, районның Кәлнә, Аджим, Иске Йөрек авыл мәктәпләре, Мари Иле Республикасының Мари-Төрек районы балалар иҗат йорты, Балтач районының Нөнәгәр, Смәел, Арбор, Урта Көшкәт мәктәпләре - барысы унбер төркем балалар туган төбәге тарихы, аның мәдәнияте буенча белемнәрен сыный. "Минем кече ватаным" темасы буенча слет визит карточкасыннан башланып китә, ягъни һәр катнашучы төркем, тарихи белемнәрен дә чагылдырып, үзе белән сәнгати матур итеп таныштыра.
Бу бәйгедә Балтач районының Смәел мәктәбе укучыларына берәү дә җитә алмый. 25ләп бала туган мәктәбенең данын яклый. Мәктәпләре казанышлары, ирешкән уңышлары белән тулаем таныштыра алар. Караган саен күзне иркәләп торган бик тә нәфис милли киемнән халкыбыз өчен горурланырлык сәхнә күренеше дә күрсәтәләр, сәнгати осталык белән бииләр дә. Сый-күчтәнәчләре: шифалы чишмә суы, чәкчәкләре дә телеңне йотарлык була. Район мәгарифенең методика кабинеты мөдире Н.И.Татимова җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри смәеллеләр чыгышын, иң югары балл куеп, I урынга лаек дип таба. II урын - шушы ук районның Нөнәгәр мәктәбе төркеменә. Нөнәгәрлеләр дә үзләре белән бик тә күркәм итеп таныштыра. III урында да - балтачлы күршеләребез, Урта Көшкәт мәктәбе. Мари-туреклыларның күчтәнәчләре, уңган мич коймаклары слетта катнашучы бар балаларга да яңа уңышларга рухландырырлык тәмле ризык була.
Бәйгенең икенчесе - слетның төп өлеше: "Минем кече ватаным" конкурсы. Монда инде һәр төркем фәнни-тикшеренү эшен дә язып килгән. Хәзер шушы хезмәтләрен игътибар яуларлык итеп тәкъдим итә алудан да бик күп тора. Туган җирем минем, туган авылым, дип балалар үзләренең кече ватаны тарихын, аның ерак үткәненнән алып бүгенгесенә кадәр сәхнәләштереп тә күрсәтә.
Бу төп бәйгедә дә смәеллеләр үрнәк була. Алар жюрига авылларының тарихын тәфсилләп туплаган Солтан ага Фатыйховның "Смәел - борынгы һәм дәрәҗәле авыл" китабын да бүләк итә. Чыгышларын исә, азан моңы яңгыратып башлап җибәрәләр. Биюле сәхнә күренешендә аксакаллар, ак әбиләр, бүгенге яшьләр дә - авылның чал тарихы, чая бүгенгесе тасвирлана. Бу юлы да Смәел мәктәбе иң югары бәягә - I урынга лаек була. II урында Мари-Турек районының Балалар иҗат йорты төркеменең нигезен тәшкил иткән Нартас мәктәбе. III урында - Кәлнә авылы тарихын барлаучы Малмыж Балалар иҗат йорты. Авылларын бик тә яратканнары чыгышларында чагылган нөнәгәрлеләр дә, Болтуш кенәз вакытыннан алып Малмыж барлыкка килү тарихын гәүдәләндерүче шәһәребез лицее укучылары да жюриның игьтира-бын җәлеп итә. Монда шәһәрнең 2нче мәктәбе дә шушы ук тарихны барлавы гына кабатлану буларак бәяләнгәндер.
Өченче бәйге - җирле шагыйрьнең туган төбәгеңә багышлап язган шигырен сәнгатьле итеп уку. Монда I урын Арбор мәктәбе укучысы Лиана Семеновага бирелә. II урында Малмыж лицееннан Анастасия Голова. Шәһәр лицее белән 2нче мәктәбе бу юлы да чыгышларын бер үк шагыйрь - Борис Мосунов иҗатына багышлый. III урында Аджимнан Надежда Желонкина.
Әлеге бәйгедә дә милли киеме белән дә, күңел төпкелләрен әйләндереп алырлык сәнгатьле итеп шигырь укуы белән дә Балтач районы Смәел мәктәбе укучысы Зилә Нәби-ева жюрины әсир итә. Татарстан башкаласы Казанда үткән яшь дикторлар бәйгесендә дә җиңү яулаган кыз тамашачы мәхәббәтен яулый, бертавыштан Гран-прига лаек дип табыла. Нөнәгәрдән Гөлназ Нургалиеваның шигырь укуы да бердәм алкышлар белән кабул ителә. Укытучысы, җирле шагыйрә Рәзинә ханым Гыйльфанованың "Туган авылым" шигырен бик тә яратып укып, туган төбәгебезнең кадерен белергә чакыра ул.
Балаларның кече ватаннарын белүе буенча викторина да оештырыла. Җирле тарих белән даими кызыксынып тормаган олылар өчен дә җиңелләрдән булмаган сорауларның җавапларын балалар беләләр. Монда инде алдынгы урыннарны Малмыж җире тарихын яхшы белүче яшь райондашларыбыз яулый. Кәлнә мәктәбе төркеме - I, Иске Йөрек мәктәбе - II, шәһәрнең 2нче мәктәбе III урынга лаек була.
- Яшь этнографлар слеты бик тә тәрбияви чара ул, - дип бәяли жюри әгъзасы, Малмыж Балалар иҗат йорты татар теле укытучысы Зөлфирә ханым Минһаҗева. - Узган еллардагы слетларда үземнең укучыларым да катнашкач, аларны гына кайгыртып, башкаларның чыгышларын күрми дә калганмын икән. Быел беренче мәртәбә барлык катнашучыларның чыгышларын да башыннан ахырына-ча карадым, гомумән, слет оештырылуы, чыгышлар бик ошады, уйландырды. Татар милли йөзебезне көлеп торган киемнәре белән дә балкыткан Смәел, Нөнәгәр мәктәбе коллективларына зур рәхмәт әйтергә кирәктер. Алар, бигрәк тә, смәеллеләр бик күп көч куеп әзерләнгәннәр.
- Бу балаларның туган телләрендә шундый сәнгатьле итеп, зур артистлык осталыгы белән чыгышлар ясый белүен балкып торган милли киемнәре тагын да күркәм итеп күрсәтте. Татар телен белмәсәк тә таң калдык, - ди сокланып жюри рәисе Надежда Ивановна Татимова да. - Мари, удмурт халыкларының милли йөзе дә бик матур күренде. Кызганыч, рус милли киеменнән чыгыш ясаучы төркем генә булмады. Ә, гомумән алганда, быелгы слет та мәктәп яшендәге балалар өчен бик кирәкле чара булуын раслады.
Димәк, туган төбәгебезне чынлап ярата белүче уллар, кызлар тәрбияләнә мондый слетларда. Туган телебез, милли йөзебезнең бернинди матди байлыклар бәрабәренә дә алыштырып булмастай әһәмияткә ия булуы бәяләнә.
(Чыганак: 2015 ел, № 43 "Дуслык" газетасы)
Руфия ӘДҺӘМОВА.
Г. ГАЗИЗҖАНОВА фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250