Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Смәел мәктәбендә "КАИ – крылья для жизни" дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция узды (фото)

20нче гыйнвар көнне Смәел урта гомуми белем мәктәбендә "КАИ - крылья для жизни" дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция үткәрелде.

Әлеге конференциянең максаты:
  • укучыларны фәнни эшләргә тарту;
  • фән юнәлешен сайлаган укучыларга ярдәм күрсәтү;
  • сәләтле укучыларны барлау иде.
Конференция А.Н. Туполев исемендәге Казан милли техник университеты, ТР Балтач районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе, укытучыларның белем күтәрү институты белән берлектә үткәрелде.

Конференциядә техник фәннәр докторы, доцент Трегубов В.М.; техник фәннәр докторы, доцент Шлеймович М.П.; Смәел мәктәбенең чыгарылыш укучысы, техник фәннәр докторы, доцент Гыйззатуллин З.М.; педагогика фәннәр докторлары, доцентлар - Ахбарова Г.Х., Скиргайло Т.О.; район мәгариф бүлеге җитәкчесе, доцент, педагогика фәннәре кандитаты Зәкиева А.Ю.лар катнашты. Аларның чыгышлары укучыларда зур кызыксыну уятты.

Конференциядә 5 секция эшләде:
1. Физика һәм техник иҗат;
2. Информацион технологияләр һәм программалаштыру;
3. Гамәли математика;
4. Рус теле һәм рус әдәбияты;
5. Җәмгыять белеме һәм тарих фәннәре.

Секцияләрдә фәнни эшләре буенча укучыларның чыгышлары тыңланды. Нәтиҗәләр ясалды. Бүгенге конференциядә республикабызның 9 районыннан 50 дән артык укучы катнашты. Ә беренче турда йөзләп укучының эшләре каралган булган.

Конференция беренче тапкыр үткәрелә. Мәктәп директоры Вәлиева Гөлсинә Мансуровнаның әйтүе буенча, әлеге эш дәвамлы булачак. Димәк, ул киләсе елларга да фән белән кызыксынучы укучыларны үзенә тартачак.

(Гөлшаһидә Габделхакова, Ралия Гарифуллина,
Түнтәр урта мәктәбе укучылары.)

Форсаттан файдаланып яшь хезмәттәшләребез, Смәел мәктәбенең чыгарылыш укучысы, техник фәннәр докторы, доцент Гыйззатуллин Зиннур Марсель улы белән әңгәмә корган.

- Хәерле көн, Зиннур Марселович. Без Түнтәр урта мәктәбенең яшь журналистлары булабыз. Сез туган мәктәбегездә нинди хисләр кичерәсез?
- Мин горурлык хисләре кичерәм. Түнтәр мәктәбеннән катнашучылар бармы соң?
- Бар.
- Ничә укучы катнаша?
- Дүрт егет катнаша.
- Кайсы юнәлештә?
- Гамәли математика юнәлешендә
- Оо..молодцы.
- Бу конференция дәвамлы булачакмы?
- Мин бу эшләрнең алга таба да дәвамлы булачагына ышанам. Бу мәктәп өчен дә, укучылар өчен дә, университет өчен дә, район өчен дә файдалы.
- Яшь эзләнүчеләргә нинди теләкләрегез бар?
- Теләгем шундый: мондый конференцияләргә яхшылап әзерләнергә, еш катнашырга тырышсыннар.
- Сез Смәел мәктәбе белән горурланасыз. Алга таба бу мәктәп һәм район укучыларына киңәшләрегез бармы?
- Минем уйлавымча, Балтач районы балалары иң сәләтлеләре. Бу сәләтләрне ачарга гына кирәк. Без аларны үзебез оештырган һәм башка конференцияләргә катнашырга чакырабыз. Безнең бу яктан өметләр зурдан.
- Катнашырбыз. Безнең районнан киләчәктә дә да Сезнең кебек зур шәхесләр чыгар дип өметләнәбез.
- Һичшиксез, чыгачак. Алла бирса.
(Әңгәмә корды Түнтәр урта мәктәбе укучысы Гөлшаһидә Габделхакова)
Әлбәттә фәнни-гамәли конференция барышында Смәел урта гомуми белем мәктәбе директоры Вәлиева Гөлсинә Мөнировна белән дә әңгәмә корганнар яшь журналистлар
- Исәнмесез,Гөлсинә Мансуровна. Сез бүген нинди кунаклар кабул иттегез?
- Хәерле көн. Бездә бүген фәнни-практик конференция. Беренче турга барлыгы 100 дән арык эш кабул ителде. Шушы эшләр арасыннан икенче турга үткәннәре бүген безнең мәктәптә. Алар,җитәкчеләре белән бергә,99 кеше. Килүчеләр 9 районнан. Иң зур кунакларыбыз Казаннан. КНИТУ-КАИ университетыннан 3 мәртәбәле кунагыбыз, мәгариф институтыннан килгән кунакларыбыз, җирле кунагыбыз Рәфкать Шәкүрович бар.
- Бу конференциядә нинди секцияләр эшли?
- Конференциядә 5 секция эшли: математика, рус теле һәм рус әдәбияты, физика, информатика, тарих һәм җәмгыять.
- Алга таба мондый конференция тагын үткәреләчәкме?
- Әйе. Быел беренче тапкыр уза. Икенче елга бу проект зуррак колач җәяр дип уйлыйбыз. Нигезләмәсе сентябрь аенда ук җибәреләчәк, бу конференция традициягә керер дип ышанам.
- Ни өчен әлеге конференция үткәрүгә Смәел мәктәбе сайланды?
- Безнең бүгенгесе көндә шушы университетта мәктәбебезне бетергән укучы Гыйзатуллин Зиннур Марселович эшли. Аның белән алдан сөйләшү узды. Үткәрү буенча фикерне ул күтәрде. Безнең белән киләчәктә дә эшне дәвам итәргә ризалыгын бик теләп белдерде. Шушы укучыбыз мәктәпнең киләчәге турында кайгыра торган кеше. Туган авылына йөзе белән
борылган кеше.
- Сезнең мәктәптә фән белән шөгыльләнүче балалар бармы?
- Кызыксыну уятырга гына кирәк. Алар һәр мәктәптә бар. Әлбәттә, үзебездә дә.
- Бүгенге катнашучыларга теләкләрегез?
- Уңышлар телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250