Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Смәел укучыларыннан “Җомга көн кич белән”

22 апрель көнен Смәел гомуми белем бирү мәктәбе коллективы дулкынланып көтеп алды. Әти-әниләргә, авыл халкына үзләренең "Җомга көн кич белән" дип исемләнгән еллык иҗат концертын тәкъдим иттеләр.

Мәдәният йортында соңгы арада бик күп чаралар үткәрелеп килә, шуңа да коллективны "Мәктәп концертына кеше килерме икән?" дигән сорау борчыды. Ә концерт зал тулы халык белән, бик уңышлы үтте. Башка еллардан аермалы буларак, концерт номерлары сәхнә түрендәге экранда мәктәп тормышыннан истәлекле вакыйгалар, кызыклы мизгелләрне чагылдырган презентация белән үрелеп барды. Концертның исемен дә бик матур, уңышлы сайлаганнар. Мәктәбебез укучылары искиткеч талантлы булуларын расладылар. Алар тамашачыга биюләрнең иң матурларын, җырларның чын халыкчаннарын тәкъдим иттеләр.

Һәр сыйныф җитәкчесенә, әти-әниләргә, бигрәк тә укучыларга зур рәхмәт җиткерәсем килә.

Смәел мәктәбе хакында бик күп язмалар укырга туры килде. Ләкин минем шуны әйтәсем килә: коллектив тату, матур гаилә булып яши һәм эшли. Алар һәрберсе Фәнис ага Яруллинның укытучылар турында "Сез иң гүзәл кеше икәнсез", дип әйткән сүзләренә туры килә. Смәел мәктәбе коллективына һәм укучыларга "Афәрин!" дип әйтәсе генә калды.

Барлык халык исеменнән Лилия Нәбиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250