Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сәмирәгә комиссия югары бәя биргән!

Узган атнада Буа районында "Мәктәп проектыннан Татарстан Республикасының интеллектуаль элитасын формалаштыруга" VI республика фәнни - гамәли конференциясе узды.

Анда Буа, Казан, Әлмәт, Буа, Чүпрәле, Апас, Югары Ослан, Спас, Балтач районнары 2-11 сыйныф укучылары катнашты. Райондашыбыз, Балтач гимназиясенең 8 сыйныф укучысы Сәмирә Гасымова (җитәкчесе Н. М. Идрисова) исә “Татар теле һәм әдәбияты” номинациясендә җиңүче булып танылды.

Оештыручылар сүзләренчә, әлеге чара тәҗрибә уртаклашу, Казан милли тикшеренү технология университеты, һөнәри белем бирү учреждениеләренең үзара хезмәттәшлеге, педагогик кадрларны тикшеренү, уйлап табу иҗади эшчәнлегенә җәлеп итү аша кызыксындыру максатыннан үткәрелә. Конференциягә 70тән артык эш тәкъдим ителгән булган.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фәнни-гамәли конференция