Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Сөенеч» балалары канатлы дусларын онытмыйлар (фото)

Шунысы куанычлы: күп гаиләләр җимлек ясарга теләк белдерделәр.

Быелгы кыш үзенең салкыннары һәм кар-бураннары белән кешеләрне генә түгел, ә кошларны да сынады. Аларга азык табу кыенлашты.

Канатлы дусларыбызга карата сакчыл караш, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек тәрбияләү максатыннан, күптән түгел үзебезнең 5 нче номерлы балалар бакчасында “Кошларга ярдәм итәбез” дип исемләнгән җимлеклекләр конкурсы оештырдык.

Шунысы куанычлы: күп гаиләләр җимлек ясарга теләк белдерделәр. Әтиләр  һәм бабайлар белән берлектә ясалган матур, үзенчәлекле җимлекләр бакчабызга килгән экологлар тарафыннан да югары бәяләнде.

Ә соңыннан зурлар төркеме балалары экологлар белән әлеге җимлекләрне агачларга элеп, җим салдылар. “Бердәмлектә – көч!” – дип юкка гына әйтмиләр. Шушындый бәйгеләр гаиләләрне ныгытып кына калмый, балаларда табигатькә, кошларга карата сакчыл караш тәрбияләргә дә ярдәм итә. 

Кыш җиттеме - кошлар өчен
Без җимлекләр куябыз.
Һәм кошларны чакырабыз:
-  Рәхим итеп ашагыз!

Хәбибрахманова З.М., Солтанова Ф.И.

5нче балалар бакчасы тәрбиячеләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев