Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Соңгы кыңгырау башлап алып чыга һәр яшьлекне тормыш юлына

24 май көнне районыбызның барлык мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлады, тантаналы линейкалар үтте

Соңгы кыңгырау ул, урта мәктәпне тәмамлап, зур тормышка юл алган укучыларның алдагы көннәренең гаҗәеп матур да, тынгысыз да, соклангыч һәм авыр да булачагын искәртеп тора кебек. Бу чың аларның кадерле укытучылары, яраткан белем йорты белән хушлашу авазы да.

2021-2022 уку елында районыбызда 3820 укучы белем алды. Алар арасыннан  147 укучы – унберенче, 313 егет һәм кыз тугызынчы сыйныфны тәмамлады. Тантаналы чара барышында алар яраткан укытучыларына ихлас рәхмәтләрен җиткереп, мөстәкыйль тормышка киңәш-фатихаларын алды.

Кыңгыраулы мәктәп елларының кабатланмас хатирәләрен, дулкынландыргыч мизгелләрен кайсыбыз гына кадерләп йөрәк түрләрендә йөртми икән дә, кайсыбыз гына җитәкләп белем дөньясына алып кергән укытучыларын, бергә белем үрләренә күтәрелгән сабакташларын сагынып искә алмый икән?! Ел да кабатлана торган шушы бәйрәм көнне мәктәп формаларыннан киенгән егетләр һәм кызларны күреп, күпләребез үзебезнең шул истәлекле көннәренә кайтып, бүгенге чыгарылыш сыйныф укучыларына сокланып карыйбыз.

Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары! Кайларда гына яшәсәгез дә, нинди генә үрләргә ирешсәгез дә, мәктәбегезне, укытучыларыгызны, туган ягыгызны онытмагыз! Сезгә зур тормыш юлында очраган сынау-ларны җиңәрлек ихтыяр көче, ныклы сәламәтлек, дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыруыгызны, бәхет-шатлыклар гына юлдаш булуын теләп калабыз. Мәктәптә алган аң-белем якты уй-хыялларыгызны чынга ашырырга, һәрберегезгә үз юлын табарга ярдәм итсен. Хәерле юл сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев