Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Соңгы кыңгырау» чыңлый... өйләрдә

Пандемия аркасында мәктәпләрдә соңгы кыңгырау бәйрәмнәре, чыгарылышлар онлайн шартларда гына уза.

Шулай ук балалар бакчаларында да чыгарылышлар ябык ишекләр артында гына үтте.

– Дөрес, ни өчен соңгы кыңгырауны зурлап уздырмыйсыз, баламның быел соңгы елы, гомергә бер була торган бәйрәм бит, – дип мөрәҗәгать итүче әти-әниләр булмады түгел, булды. Әмма шуны дөрес аңларга кирәк, мәгариф системасы өчен сыйфатлы белем бирү белән беррәттән, баланың сәламәтлеге турында кайгырту да хәзер бик актуаль. Чөнки чыгарылыш укучысының әле дәүләт имтиханнары тапшырасы, югары уку йортына укырга керәсе бар.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Шагаева белән сөйләшүебез бүгенге вәзгыятьтән башланды. Җитәкче хаклы, коронавирус афәте колач җәя барганда сакланудан һәм дә балаларны саклаудан да хәерлесе юк.

Быел район мәктәпләрен 166 бала тәмамлый, “Соңгы кыңгырау” бәйрәмнәре, әйткәнебезчә, онлайн режимда үтәчәк. Имтихан көннәре билгеле. ”Рособрнадзор” игълан иткән БДИ расписаниесе буенча 6-7 июль көнне рус теленнән, 10 июльдә профильле математикадан, 13 июль тарих һәм физикадан, 16 июль җәмгыять белеме һәм химиядән, 20 июль биология һәм чит телләр буенча язмача, 22-23 июль чит фәнне телдән тапшыралар. 24 июль (рус теле белән чит телләрдән кала барлык предметтан да), 25 июль (барлык фәннәр буенча да) – имтихан бирү буенча өстәмә көннәр. 3 июль көнне имтиханнар рус әдәбиятыннан, географиядән, информатикадан уза. Әлеге расписание расланганнан соң, туган тел буенча имтиханнар да билгеле булачак.

Районыбызда 355 бала 9нчы сыйныфны тәмамлый. Инде аттестатлар кайтып беткән. Эпидемиологик хәлдән чыгып, быел аттестатлар имтихансыз гына тапшырыла. 5ле билгеләренә генә укыганнар “Укудагы зур уңышлары өчен” дигән медальгә ия булачак.

Әнә шулай, дистанцион укуларны уңышлы гына тәмамлап, имтиханнар чорына да килеп җиттек. Әйтергә кирәк, Балтач районында дистанцион укулар яхшы итеп, аң белән оештырылды. Бу юнәлештә Россиядә уңышлы эшләгән өч регион эченә Татарстан да кергән икән, монда безнең район мәгариф хезмәткәрләренең дә өлеше зурдан.

– Дистанцион укуны башкарып чыккан барлык укытучыларга да, әти-әниләргә дә зур рәхмәтлемен мин, – ди Алия Юнысовна. – Бу бик зур эш булды. Аның уңай һәм тискәре якларын әйтергә булыр иде, әмма бу үзе бер күләмле тема һәм бу хакта соңрак. Хәзер исә мин барлык сыйныф укучыларын, хөрмәтле укытучыларны һәм әти-әниләрне уку елын уңышлы гына төгәлли алуыбыз белән тәбрик итәм. Хөрмәтле 11 сыйныф укучылары имтиханнарны уңышлы тапшырырлар дип ышанам. Тормышта нинди генә юл сайласагыз да, һәрнәрсәгә җитди якын килүче актив яшьләр булып, районыбызга тырышып хезмәт итәрсез дип ышанам. Киләчәктә уңышлар һәм яңадан-яңа җиңүләр телим.

Менә шулай, быел соңгы кыңгырау мәктәпләрдә түгел, өйләрдә чыңлый. Бүгенге вәзгыятьтә мәктәпне тәмамлаучы егет-кызларга чараны компьютер экраннары аша гына күзәтергә туры килә. 25 майда Россия Мәгариф министрлыгы “ВКонтакте” социаль челтәрендә һәм ведомствоның рәсми сайтында “Соңгы кыңгырау” илкүләм онлайн марафон оештырды. Социаль челтәрдә берьюлы берничә акция узды. “Соңгы кыңгырау” кичәсе республикада 30 майга кадәр уза. Аның төгәл көне билгеләнмәде, бәйрәм мәсьәләсен һәр район үзе хәл итә. Чөнки 9-11 сыйныф укучылары әле укуларын 30 майга кадәр дәвам итә», – дип хәбәр иттеләр Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәгендә. Районнарда мәктәп белән кайчан һәм ничек хушлашырга җыеналар? Мәгариф идарәсе җитәкчесе әйтүенчә, «Соңгы кыңгырау» безнең районда иртәгә, 30 май көнне булачак. Иң башта экран аша район башлыгы Рамил Нотфуллинның котлавы көтелә, башкарма комитет җитәкчесе, мәгариф идарәсе җитәкчесе белән мәктәп директоры да котлаячак. Кыңгырауның онлайн шартларда ничек чыңлаганлыгы хакында бәйрәм узгач белербез. Балалар бакчаларында да сабыйлар тәрбиячеләре белән генә бергәләп хушлаша, әти-әниләргә һәм башка чит кешеләргә бакчага керергә ярамый. “Бар да алда әле, – ди Алия Юнысовна. – Сәламәт кенә булыйк. Чыгарылышларны да әти-әниләр белән бергәләшеп, күңелле итеп үткәрергә булыр, коронавирус кына чигенсен һәм беркемгә дә авырырга язмасын. Сабыр гына саклыйк үзебезне һәм дә балаларыбызны”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев