25 май көнне безнең Яңгул урта мәктәбендә дә 9 һәм 11 сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады.
Бәйрәм барышында уку елы дәвамында спорт, уку, сәнгать өлкәсендә уңышларга ирешкән укучыларга мәктәп грамоталары тапшырылды, район кунагының, авыл җирлеге башлыкларының, хуҗалык рәисләренең котлаулары яңгырады. Бәйрәмебезгә лаеклы ялдагы укытучылар, әти-әниләр дә чакырулы иде. Алар өчен мәктәп ашханәсендә кайнар чәй табыны оештырылды.
Быел мәктәбебездә 22 укучы 9нчы сыйныфны, 8 укучы 11 сыйныфны тәмамлый. Аларны алда зур сынаулар көтә: ДЙАлар һәм БДИлар, уку йортларына керү... Хөрмәтле укучыларыбыз! Без, укытучылар коллективы, сезгә киләчәктә сәламәтлек, имтиханнарны уңышлы тапшырып, үзегез теләгән профессияне сайлап, җәмгыятебезгә файдалы кешеләр булуыгызны теләп калабыз.
Яңгул урта мәктәбе коллективы
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев