Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Солдат ашы - кара каршы... (+бик күп фото)

Безнең мәктәптә февраль ае хәрби – патриотик тәрбия айлыгы буларак үтте.

“Аҗаган” уены үткәрдек , солдатлар булып уйнадык. Башта сәламләүләр, марш атлап, патриотик җырлар җырланды. Аннары Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбызга куелган обелискка чәчәкләр салдык. Аларның батырлыгын искә төшердек, бер минут тынлык белән искә алдык. Соңыннан картада күрсәтелгән маршрут буенча миналар һәм байрак эзләдек. Граната ату, “шуышу” күнегүләре, “өчаякта” яралыларны ташу, мылтык йөртү кебек уеннар оештырылды. Соңыннан кайнар чәй учакта пешкән кабыклы бәрәңге белән сыйландык.
Айлык кысаларында 26нчы февраль көнне, солдатлар тормышы белән якыннанрак танышу максатыннан, армия сафларында хезмәт итеп кайткан әтиләребезне очрашуга чакырдык һәм “Солдатта булган диләр” дигән кичә үткәрдек. Кичә “Үлемсез полк” белән башланып китте. Балаларның хәрби җырлары, “Катюша”, “Солдатушки-браво ребятушки” биюләре белән үрелеп барды. Әтиләр үз чиратларында солдат тормышы, нинди өлкәләрдә, кем булып хезмәт итүләре турында сөйләделәр. Аларның хезмәт вакытында үз куллары белән ясаган альбомнары да солдат тормышын күзалларга зур этәргеч булды. Противогазны тотып, киергә өйрәнү карау , солдат ботинкасына шнур киертү, юл билгеләре буенча пазллар төзү кебек мавыктыргыч уеннар балаларда солдат өйрәнүләре булса , әтиләребез исә кабаттан үзләренең хезмәт иткән урыннарын, армия дусларын сагынып искә алдылар. Шулай ук туган илне, әниләренең тәмле ашларын сагынуларын да күз яшьләре белән хәтерләрендә яңарттылар. Балаларыбыз аларга үз куллары белән ясалган истәлек бүләкләре тапшырдылар. 
Җир йөзендә яшәүче һәр кешенең иң зур теләге – тынычлык! Шуңа да кичә ахырында әтиләребезгә җир йөзендәге соңгы “бомбалар” тапшырылды. Алар:
Булмасын ул, булмасын
Кирәкми безгә сугыш!
Булмасын бер куркыныч,
Булсын бөтен ил тыныч!!! - дип бомбаларны шартлаттылар - һәр бомба эчендә теләкләр! (өрелгән шарлар эчендә теләкләр язылган)
1. Бомбалар шартламасын!
2. Балалар еламасын!
3. Пулялар сызгырмасын!
4. Пусть всегда будет мир на земле!
5. Яшь түгелмәсен!
6. Күгебез гел аяз булсын!
7. Барыбыз да дус яшик!
8. Гаиләләребез тигез, тыныч булсын!
9. Сугышлар булмасын! 
Безнең имин тормышыбызны тәэмин иткән әтиләребезгә без олы рәхмәтебезне җиткердек һәм “Солдат ашы – кара каршы” дигәндәй, кайнар ризыклар һәм чәй белән сыйладык.

Гөлфинә Әсадуллина

Чапшар башлангыч мәктәбе укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Афэрин,рэхмэт.Сез урта мэктэплэр дэ эшлэмэгэн матур,зур эш башкаргансыз.Сокланам хэм куанам сезгэ.Гузэлия.