Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сосна балалар бакчасында әтиләр - балаларга, балалар - әтиләргә бәйрәм бүләк итте (+фоторепортаж)

Сосна балалар бакчасында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан үткәрелгән бәйрәм берәүне дә битараф калдыра алмады.

Балалар бу бәйрәмгә бик теләп әзерләнеп, шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Малайлар һәм кызларның һәрбер чыгышын әтиләр көчле алкышларга күмделәр. Бәйрәм азагында балалар үз куллары белән ясаган бүләкләрне әтиләренә бик сөенеп тапшырдылар. Ә әтиләр аларны яратып һәм рәхмәт әйтеп кабул иттеләр. Әлеге бәйрәмне әзерләүгә көче кергән һәрбер тәрбиячегә ихлас рәхмәтләрен ирештереп, балаларының уңышларына чиксез сөенеп һәм горурланып әтиләр өйләренә таралыштылар.

Булат Сәйфетдинов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев