Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сосна мәктәбе укучылары әниләре белән бергәләп чыгыш ясады

28 ноябрь көнне мәдәният йортында Сосна мәктәбе укучылары Әниләр көне уңаеннан концерт куйды.

"Әни, әнием, әнкәй! Кадерләп, назлап әйтәбез, күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әниебезгә дәшәбез". Чыгышыбыз шушы сүзләр белән башланып китте һәм һәркемнең күңеленә үтеп керде.

Концертта мәктәпнең барлык укучылары да актив катнашты. Җырлар, биюләр, юмористик номерлар бер-берсенә үрелеп барды. Бәйрәм кичәсендә укучыларыбызның гына түгел, ә әниләребезнең үзләренең йөрәк парәләре булган балалары белән берлектәге чыгышлары да тәгъдим ителде. Катнашучылар арасында әниләр булу - тамашачачыларны тагын да көчле кул чабуларга рухландырды. Һәр класстан әни белән бала чыгыш ясады. Концертыбызда катнашкан укучыларга, әниләребезгә, аларны әзерләгән класс җитәкчеләренә, укытучыларга рәхмәтебезне белдерәбез.

Люция Зәйнуллина фотолары.

Люция Зәйнуллина,
Сосна мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250