Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Соснада очраштылар. Кемнәр?

Сосна урта мәктәбен 10, 20, 40, 50 ел элек тәмамлаучылар очрашты. “Укучылар" үзләрен яңадан мәктәп елларындагы шикелле хис иттеләр.

Күңелдәге дулкынлануны берничек тә басып булмый иде: күпләре күзләренә килгән яшьләрен сөртте. Һәрбер укучы үсеп җитеп, еллар биеклегеннән үзенең мәктәп чорына әйләнеп караса, барыбер мәшәкатьсез, кайгы-хәсрәтсез, тыныч балачагын һәм гомергә бер тапкыр гына кабатлана торган мәңгелеккә узып киткән мәктәп елларын искә ала. Һәркемгә үзе укыган мәктәп, укыткан укытучылар, бергә укыган сыйныфташлар кадерле һәм якын.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң берничә дистә еллар үтсә дә, барысы да шул ук - саф, самими, чиста күңелле калганнар. Сыйныфташлар белән очрашуларның соңгысы булмасын, аралашып, хәлләрне белешеп, кунакка йөрешеп, ярдәмләшеп яшик дип таралыштылар.

– Шушы очрашуны оештырып, әллә никадәр хатирәләрне яңарткан, яшьлеккә кайтарган оештыручыларга аерым рәхмәт сүзләре әйтәсе килә, – ди 20 ел элек мәктәпне тәмамлаган, бүгенге көндә “Хезмәт” газетасының алыштыргысыз хезмәткәре булган Булат Сәйфетдинов.

Фото: Б.Сәйфетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: очрашу