Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

"Созвездие-Йолдызлык" фестиваленнән кемнәр җиңү белән кайтты (+фото)

Балтачның "Восторг" бию коллективы һәм нәфис сүз осталары - Казанны яулый!

10 апрельдә "Уникс" концертлар залында "Созвездие-Йолдызлык-2017" ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең Суперфиналын ачу тантанасы узды. Фестиваль Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов патронажы һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы астында уза.
"Созвездие-Йолдызлык"ның оештыру комитеты карары белән яшь талантларның чыгышларын карау графиктан алданрак башланды. Бу адым фестивальдә катнашучыларның саны ел саен арта баруга бәйле. Программа буенча жюрига көн саен 300гә якын чыгыш карарга туры килә.
Әлеге мәртәбәле фестивальдә Әтнә районында зона турларының җиңүчеләре булып танылган районыбыз "йолдызчыклары" да катнашты.
Менә алар "Униск" сәхнәсен гөрләткән "йолдызчыкларыбыз:
- «Хореография» номинациясенең уртанчылар төркеме (12-16 яшь) - Балтач балалар сәнгать мәктәбенең «Восторг» бию коллективы (Васинкин Эрик Геннадьевич, Давлетшина Лариса Александровна, Йосыпова Алия Раилевна, Кадырова Миләүшә Нафиковна);
- «Вокал - соло» номинациясенең уртанчылар төркеме (кызлар) 12-15 яшь - Аубакирова Зәлия Фанилевна (Аскарова Гүзәл Рәисовна),
- «Конферанс» номинациясенең уртанчылар төркеме (10-15 яшь) - Зарипов Инсаф Рәҗәпович, Салавыч күппрофильле лицее укучысы (Зиятдинова Хәмдия Рәйханова).
- «Вокал - соло» номинациясендә 1-нче кечкенәләр төркеме (5-7 яшь) - Фәйзрахманова Әдилә Рафилевна (Гарафутдинова Фарида Фаритовна);
- «Вокал - соло» номинациясендә уртанчылар төркеме (кызлар) 12-15 яшь - Җәләлиева Илида Рамилевна (Аскарова Гузель Раисовна), Рамазанова Алина Илшатовна (Гарәфетдинова Фәридә Фәритовна);
- «Вокал-соло» номинациясендә зурлар төркеме (16-21 яшь) - Плотникова Ольга Николаевна (Петрова Галина Денисовна);
- «Вокальные ансамбли» номинациясендә уртанчылар төркеме (12-15 яшь) - «Язгуль» вокаль ансамбле (Файзрахманова Альфия Фаритовна), - «Шатлык» вокаль ансамбле (Гарәфетдинова Фәридә Фәритовна, Дәүләтшина Лариса Александровна);
- «Конферанс» номинациясендә уртанчылар төркеме (10-15 лет) - Габделганиев Расил Фәнисович, Шәмсетдинов Кәрим Фазылович, Балтач гимназиясе укучылары (Әхтәмова Римма Рифовна).
Тик сайлап алу турын узып, суперфиналга чыгу бәхете бары тик өч чыгышка гына насыйп булды.
- «Хореография» уртанчылар төркеме номинациясендә (12-16 яшь) - Балтач балалар сәнгать мәктәбенең «Восторг» бию коллективы (Васинкин Эрик Геннадьевич, Давлетшина Лариса Александровна, Йосыпова Алия Раилевна, Кадырова Миләүшә Нафиковна);
- «Конферанс» номинациясендә уртанчылар төркеме (10-15 яшь) - Зарипов Инсаф Рәҗәпович, Салавыч күппрофильле лицее укучысы (Зиятдинова Хәмдия Рәйханова);
- «Конферанс» номинациясендә уртанчылар төркеме (10-15 яшь) - Габделганиев Расил Фәнисович, Шәмсетдинов Кәрим Фазылович, Балтач гимназиясе укучылары (Әхтәмова Римма Рифовна).
Балтачыбыз данын яклап чыгыш ясаган барлык егет-кызларыбызны һәм аларның җитәкчеләрен зур җиңүләре белән ихластан тәбриклибез, аларның барчасына һәм балаларның әти-әниләренә олы рәхмәтебезне белдерәбез. Афәрин!!!
baltasi_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250