Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Субаш “Макаренко”сы – 2 (+фоторепортаж)

Эшемнең нәтиҗәсе дә һәрчак югары булды, 16 ел рәттән район олимпиадасында җиңүче булдык, республикада 8 җиңүебез булса, Рәсәйдә исә алар дүртәү

Субаш мәктәбенә килеп керүгә үк биредәге сихри дөнья үзенә әсир итә. Диварларның бизәлүе, аларның әле дә осталарының кул җылыларын саклап, укучыларга үрнәк булып торулары күпне сөйли.

Мәктәпнең коридорында бик матур итеп эшләнгән шахматлар урын алган. Күпме көч куеп, балалар өчен дип аталган әлеге фигуралар мәктәпнең йөзек кашы гына булып калмыйча, балаларны әлеге уенга җәлеп итәргә, аларның буш вакытларын тулыландырырга да отышлы алым. Белем йортында күз явын алырлык кул эшләре, бигрәк тә агач эшләнмәләр күп. Ничәмә-ничә буынга хезмәт дәресләрендә төрледән-төрле кул эшләре өйрәткән Әхмәт Фаязовны укучылары әле дә булса зур горурлык белән искә ала. Бүген исә әтисенең хезмәт юлын улы Ленар дәвам итә. Хәзер биредә Әхмәт абыйның бөртекләп туплаган хәзинәләре белән хозурланудан тыш, улы Ленарның да сокланырлык башлангычларын күрергә була. Кечкенә генә бүлмәдә музей экспонатлары кебек кул эшләре, төрле елларда укучылар, әти-әниләр башкарган хезмәтләр тупланган. Аларның һәркайсы үзенә аерым игътибарны җәлеп итә. Ә шулай да почмакта торган туку станогы бүгенге көннең төп яңалыгы. Аның ярдәмендә укучылар үзләренең уй-хыялларын тормышка ашырып, быел гына барлыкка килгән яңа бизәкләр белән кабатланмас кул эшләре башкаралар. Шулай ук Тукай айлыгы кысаларында Тукай исемендәге җәмгыять призына үткәреләчәк көрәш ярышларына сөлге чигәләр.

– Мәктәбебездәге туган якны өйрәнү музеенда урын алган кул эшләренең берсе дә эзсез югалмый. Элекке гореф-гадәтләрне торгызу максатыннан, табигый әйберләргә өстенлек биреп эшләнелә. Шул ук агачтан гына да безнең музейда нинди генә матур әйберләр урын алмаган. Көзге, кечкенә тартмалар, кием элгечләр һәм башкалар. Кибеттән ничәшәр меңгә сатып алып булырдай эшләнмәләрне безнең як осталары ялт итеп башкарып куя. Әхмәт Фаязович балаларны камил булырга, нинди генә ситуациядә дә югалып калмаслык итеп тәрбияли алды. Шөкер, бүген аның юлын лаеклы дәвам итүче улы бар, – ди мәктәп директоры Раилә Галиева.

Субаш мәктәбендә белем алган укучыларны агач эшенә өйрәтеп кенә калмаган, киләчәктә аның җимешләрен күреп үзе үк горурланган Әхмәт Фаязовичның кул эшләренә мәхәббәте каян килгән? Әлеге сорау белән аның үзенә мөрәҗәгать иттек.

– Балачактан агачтан төрле уенчыклар ясаганым истә. Училищеда түгәрәкләргә йөреп тә осталык артты, шулай да әлеге эшкә мәхәббәт нәселдән, дөресрәге бабамнан килә. Ул бик шәп агач остасы иде. Аннан соң мәктәптә укыта башлагач балалар белән төрледән-төрле әйберләр ясап, конкурс, олимпиадаларда катнашып, камилләшә, остара идек. Мәктәбебездәге шахмат сыннары да укучыларым белән эшләнгән уртак иҗат җимешебез. Дөрес, бүген укучыларымның уңышларын күреп бик сөенәм. Кайберләре минем юлны сайлап хезмәт укытучысы булып китсә, үз йортларын гына түгел, күрше-тирәнекен дә күз явын алырлык итеп бизәп куя алучылар да, шулай ук агач остасы буларак эшләүчеләр дә бар. Эшемнең нәтиҗәсе дә һәрчак югары булды, 16 ел рәттән район олимпиадасында җиңүче булдык, республикада 8 җиңүебез булса, Рәсәйдә исә алар дүртәү. Мин укыткан вакыт, башлангычрак чорда егетләр һәм кызлар бергә укый иде, кызлар станокларда да эшли, сыерчык оясы да кора иде, аннан соң аларга тормыш тәҗрибәсе мәктәптән бирелергә тиеш дип, егетләргә һәм кызларга аерым дәресләр укытыла башлады, – ди лаеклы ялда да тынгы белмәс Әхмәт Фаязович.

Менә шундый уникаль шәхес ул бөек укытучы.  Ә бүген мәктәпнең һәрбер чарасында актив катнашып, элек-электән килгән гореф-гадәтләрне саклап һәм шул ук вакытта яңалыкларга омтылып, үзләренең кул эшләре белән таң калдыручы Прокопьев, Гайфуллин, Гыйльмановлар гаиләләре һәрбер кешегә һәм шул ук вакытта үсеп килүче буынга да үрнәк булып торалар.

Район һәм республика күләмендә агач эшләнмәләре буенча призлы урыннар алып килгән, “Сөйкемле шүрәле”дә лауреат булып танылган, бүген дә алга омтылып, кабатланмас эшләре белән дан тоткан Субаш мәктәбе киләчәктә дә безне шаккаттырып, үз хезмәтләре белән горурланып яшәсә һәм эшләсә иде.

– «Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз» дигән халык мәкален Әхмәт Фаяз улы оста теория һәм практик күнекмәләр белән ныгытып барып, тирә-юньгә дан тоткан Субаш “Макаренко”сына әверелде. Чөнки үзе һөнәр остасы укучыларның күңелен яулап, кызыксынуларын күреп, теләсә-нәрсәдән могҗиза ясарга өйрәткән оста педагог ул, – ди Сания Габитова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев