Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сөйләмне аудиоязмага яздырачаклар. Нигә? 

2018 елда 9 сыйныфны 361 укучы тәмамлый. Шуларның 357 се төп дәүләт имтиханы (ОГЭ), дүртесе дәүләт чыгарылыш имтиханы (ГВЭ) тапшыра. 

Һәрчыгарылыш сыйныф укучысы дүрт фәннән имтихан тапшыра: рус теле, математика һәм ике сайлап алу фәненнән. Укучылар иң күп сайлаган фәннәр: информатика -221 укучы, география 133 укучы, туган телләр (татар, удмурт, мари телләре) -103 укучы, җәмгыть белеме - 92 укучы, химия -69 укучы,биология - 56 укучы. Моннан тыш 26 укучы физиканы, 8 укучы инглиз телен, 4 укучы тарихны, 2 укучы рус әдәбиятын сайлады. Тугызынчы сыйныф укучылары тапшырырга тиешле имтиханнарның берникадәр үзенчәлекләре бар. Инглиз һәм татар теленнән имтихан тапшырганда укучылар тест сорауларына җавап бирү белән беррәтән биремнәргә телдән дә җавап бирәләр.Укучыларның җавабы аудиоязмага языла һәм барлык имтихан эшләре белән бергә бәйсез экспертлар тикшерүенә Казанга җибәрелә. Мондый сөйләп күрсәтү өлеше рус мәктәбендә укучы татар балалары һәм рус телле балалар өчен үткәрелә. Шулай ук информатика һәм физика фәннәреннән дә имтиханның практик өлешләре бар.Физикадан укучылар бер биремгә җавапны лаборатор эш эшләп тапсалар, информатикадан ике бирем үзләре өйрәнгән программалар кулланып компьютерда чишелә. 
Барлык имтиханнар да Балтач урта мәктбе базасында үтә. Имтихан үткәрү пункты металлорамка, һәр кабинет видеокүзәтү техникасы белән җиһазландырылган. 
Имтиханнарның төп этабы 26 майда инглиз теле белән башланып китә һәм 9 июньдә җәмгыять белеме имтиханы белән тәмамлана.Имтихан нәтиҗәләрен һәр укучы паспорт билгеләре белән РЦМКО сайтына кереп карый ала. 
Быел беренче тапкыр 9 сыйныф укучылары рус теленнән телдән сынап карау йомгаклау әңгәмәсе узалар. Әңгәмә 13 һәм 16 апрель көннәрендә мәктәп базаларында үтә. 
Сынауны мәктәп укытучылары үткәрә. Укытучылар арасыннан экзаменатор-әңгәмәдәш һәм эксперт билгеләнә. Бу сыйныфта укытмаган рус теле укытучысы гына эксперт була ала. 
Йомгаклау әңгәмәсе дүрт биремнән тора: текстны кычкырып уку, өстәмә мәгълуматлар кулланып укыган текстның эчтәлеген сөйләү, сайлап алынган тема буенча монолог һәм экзаменатор-әңгәмәдәш белән диалог. Биремнәргә әзерләнү һәм җавап бирү вакыты - 15 минут. Һәр сөйләмгә аудиоязма ясала. Укучынын җавабын эксперт шунда ук бәяләп бара. Махсус протокол тутырыла. Укучы 10 һәм аннан югары балл җыя алса "зачет" куела. 
Бу уку елында әлеге әңгәмә апробация режимында үтә, шуңа күрә нәтиҗәләр бернәрсәгә дә йогынты ясамый. Ә киләсе уку елыннан рус теленнән йомгаклау әңгәмәсен уңышлы үткәндә генә укучылар дәүләт йомгаклау аттестациясенә кертеләчәкләр. 
Чыгарылыш сыйныф укучыларының ныклы әзерлек белән имтиханнарга килеп, сынауларны уңышлы үтүләрен телибез. 

Гөлсинә Бариева 
мәгариф идарәсе методисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дәүләт  имтиханы (ОГЭ)