Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сөйләшер сүзләр күп җыелган...

Кеше күңелендә мәңге җуелмас шатлыклар, онытылмас истәлекләр мәктәп елларында салына.

21 нче февраль көнне балачак һәм үсмер еллар истәлеген саклаучы Куныр урта мәктәбе үзенең 5, 10, 15, 20, 25, 30, 35, 40 ел элек мәктәпне тәмамлаучы укучыларын очрашуга җыйды. Бу көнне ерак араларны якынайтып килгән кунакларыбыз ныклы белем биргән мөгаллимнәренә зур рәхмәтләрен җиткерделәр, күп еллар күрешмәгән сыйныфташлары белән очраштылар.

Кунаклар белән тулы залда кичәне мәктәп директоры Ахметханов Билсур Илсур улы ачып җибәрде, алга таба 10-11 сыйныф укучылары җанлы итеп алып барды. Бу көнне мәктәбебез гөр килде. Әйтерсең лә, мәктәпкә инде өлкән яшьтәге абый- апалар түгел, ә мәктәп бусагасын кичә генә атлап чыккан укучылар килгән. Күңелләрдә хатирәләр яңара, һәркемнең кичерешләре белән уртаклашасы килә. Сөйләшер сүзләр күп җыелган...

Очрашуга килгән һәркем мәктәп коллективына шушы матур традицияне дәвам иткәннәре өчен рәхмәт әйтеп, җылы хисләр белән таралышты.

Киләчәктә дә менә шулай тату, бердәм булып яшәгез, дип изге теләкләребезне юллап, без дә аларга ак юллар, күркәм тормыш булсын иде дигән теләктә калабыз.

Рамил Нәҗипов

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: очрашу кичәсе